Илдар Халиков Аксенов скверында һәм Меңьеллык паркында булды

2015 елның 6 сентябре, якшәмбе
Бүген ТРда Парклар һәм скверлар көннәре кысаларында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Аксенов скверында һәм Меңьеллык паркында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман озата йөрде.

Аксенов скверы Россиянең танылган язучысы Василий Аксенов истәлегенә багышланган. Анда уңайлыклар булдыру барышында яшел зонаны актив (зур булмаган амфитеатрга чыга торган үзәк аллея) һәм тыныч (ял өчен ирекле планировка) өлешләргә бүлгәннәр.

Илдар Халиков яңартылган скверны карады һәм бу шәһәр пространствосының киләчәктәге үсеше турында Наталия Фишман белән фикер алышты. ТР Президенты ярдәмчесе сквер тормышының төп тематикасы әдәби укулар, фестивальләр (“Аксенов-фест” джаз фестивале), музыкаль кичәләр, күргәзмәләр булачагын хәбәр итте.

Шулай ук ТР Хөкүмәте башлыгы шәһәр халкы катнашындагы биюләрне күзәтте һәм бу сквер тарихына багышланган мәгълүмати стендларны карады.

Алга таба Илдар Халиков Меңьеллык паркына юнәлде, анда бүген “Созвездие – Йолдызлык” талантлары фестивале узды. Казанлылар каршында яшьләр фестивалендә катнашучылар чыгыш ясады.

Илдар Халиков Наталия Фишман белән сөйләшү барышында халык арасында яңа парклар һәм скверларны популярлаштыру буенча өстәмә чаралар комплексын эшләргә тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International