Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шәһәр активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Җыелганнарны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, илдәге катлаулы икътисадый хәл рем тормышында да чагыла һәм бигрәк тә автомобиль төзелешендә. Бүген КАМАЗга Россиядә, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә урнашкан 150дән артык оешма керә, диде ул. Чиктәш тармаклар белән бергә, автомобиль төзелешендә эшләүче кешеләр саны 52 меңнән артык, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, шуңа күрә дә КАМАЗдагы хәлләр турыдан-туры бөтен шәһәрнең социаль хәлендә чагыла.
«Шуңа ңа карамастан, автогигантка ярдәм буенча федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә күп чаралар күрелә: җитештерүне масштаблы модернизацияләү уздырыла, яңа базарлар эзләү дәвам итә. Болар бар да безнең перспективабыз яхшы, коллективларыбыз куәтле икәнне раслый», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Чаллы – Татарстан Республикасы өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә стратегик шәһәр.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, республикада бүген эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла: «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы, «ТАИФ-НК» заманча нефть эшкәртү комплексы, «Аммоний» аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү комплексы.
Масштаблы проектларның күбесе Кама кластеры территориясендә гамәлгә ашырыла, ул якындагы 10 елга республика икътисадын үстерүнең төп ноктасы итеп алынды, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. «2020 елга сәнәгать җитештерү күләмен 3 мәртәбә –2 трлн. сумга кадәр арттыру планлаштырыла. Кластер үзәге – Чаллы шәһәре. Бу шулай ук бик зур әһәмияткә ия», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыкалганча, бүген әле бурычларның бөтен бер комплексы хәл ителмәгән килеш кала. Без проблемалы урыннарыбызны беләбез һәм аларны хәл итәргә тырышабыз, дип ышаныч белән әйтте ул.
Шуннан соң чаллылыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды, аларның кайберләренә Татарстан Республикасы мактаулы исемнәре бирелде.