Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Биектау районында бәрәңге алу темплары белән танышты. Эш сәфәре барышында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин озата йөрде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән оператив мәгълүматка караганда, бүгенгә республикада бәрәңге 15% мәйданда (9327 гектардан 1435 гектар) алынган. Татарстан Республикасы буенча уртача уңыш – 227 ц/га.
Биектау районы җыю мәйданнары зурлыгы буенча (700 га) Татарстанда 4 нче урында.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, районда яшелчәләр үстерү белән берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе шөгыльләнә. Иң эреләренең берсе - «Бөреле» ЯАҖ, ул – республиканы яшелчә белән төп тәэмин итүче. Предприятие җитәкчесе билгеләп үткәнчә, барлык яшелчә дә сугарылучы җирләрдә үстерелә. 2011-2014 елларда «Бөреле» ЯАҖ басуларында мелиорация системасы 13,3 млн. сумга тулысынча яңартылган.
Рөстәм Миңнеханов механизаторлардан яңартылган автопарк өстенлекләре турында сорады. Хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, барлык техника да әйбәт эшли.
Аннары Рөстәм Миңнеханов җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсе белән танышты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы аеруча популяр бәрәңге, чөгендер, шикәр һәм кәбестә сортларының яңа уңышын бәяләде. Аңа шулай ук озакламый кибетләргә чыгачак, чистартып, туралган бәрәңгедән яңа полуфабрикат күрсәттеләр.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка вируссыз орлык бәрәңге җитештерү һәм реализацияләү технологияләре турында сөйләделәр. «Голландия кебек эре поставщиклар белән ярышырлык конкурент продукт булдырырга кирәк. Бездә моның өчен барлык уңай шартлар да бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.