Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның Питрәч районында "Агормир-Казан" күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча логистика үзәге төзелеше башлана
2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Питрәч районындагы Кощаково авылында "Агормир-Казан" күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча логистика үзәге төзелеше башланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төзелеш мәйданы - 49 гектар, алга таба төзелешнең гомуми мәйданы 148,7 гектар булыр дип көтелә. Беренче чиратта төзеләчәк биналар мәйданы - 150 мең кв. м., бөтен биналарның гомуми мәйданы - 504,4 кв. м.
Үзәкнең территориясендә күпләп һәм ваклап сату яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм балык өчен павильоннар, саклау бүлмәләре, җиңел һәм авыр йөк машиналары өчен автостоянка, сәүдә-күргәзмә үзәк урнашачак. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларыннан продукцияне кабул итү, аны сакалу һәм эшкәртү хезмәте булачак.
"Республикабызның географик яктан ураншуын файдага куллану буенча төрле планнар булды. Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче төбәкләрнең алдынгысы, һәм әлеге продуктларны алга этәрү мөһим. Шуңа күрә дөнья дәрәҗәсендәге мондый үзәк бик кирәк. Республика территориясендә күпләп сату-логистика үзәген ачу - җиңел эш түгел, әмма проект җитештерүче һәм кулланучылар арасында мөнәсәбәтләрне төптән үзгәртәчәк. Ышанам ки, үзәк киләсе ел ахырына эшли башлар, ләкин бүгеннән үк мәйданчыкны алга таба киңәйтү турында уйларга кирәк", - диде тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов.
"Татарстан халкы саны миллионга җитә, аларны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк. Без шулай ук 500 км радиустагы күрше төбәкләрне дә азык-төлек белән тәэмин итә алачакбыз", - дип ассызыклады ул.
"Агромир-Казан" үзәге төзелешенең беренче чиратын киләсе елның дүртенче кварталында сафка кертергә икәплиләр. Тулы күләмдә үзәк 2021 елда эшли башлый. Инвестицияләр күләме 9 млрдю сум булачак.
РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Станислав Воскресенский сүзләренчә, Татарстанда инвесторлар белән эш итә беләләр. "Даныгыз бөтен илгә яңгырый, шуңа күрә мондый зур күләмле проектның Татарстанда гамәлгә ашырыла башлавы очраклы хәл түгел. Әлеге проект белән инде Азия-Тын океан регионы инвесторлары кызыксына. Шуңа күрә нәкъ менә хәзер проект махсус булдырылган инвестицион хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай хөкүмәтара комиссиясенең өстенлекле проектлар иселегенә кертелде, - дип ассызыклады ул. - Проект артык арадашчылардан арынырга ярдәм итәр һәм товарларны китерүне ачык итәргә, иң мөһиме - кибетләребезгә илебез җитештерүчеләренә ишекләр ачыр дип өметәнәбез. Федераль дәрәҗәдә мондый проектларга ярдәм итәчәкбез".
Инвестор - "Милли азык-төлек корпорациясе". Корпорация вәкиле һәм үзәкне төзү җитәкчесе Владимир Арефьев сөйләгәнчә, "Агромир-Казан" - уникаль проект, ул авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм сату буенча дөнья индустриясенең алдынгы технологияләрен Татарстанга китерәчәк.
Мәртәбәле кунаклар ком сәгатен әйләндереп төзелешне символик рәвештә башлап җибәрделәр.
Проектка шулай ук ТР Инвестицион үсеш агетлыгы ярдәм итә.
"Татар-Информ" МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз