Рөстәм Миңнеханов: "Чистай районының нинди төгәл өстенлекләргә ия булуын билгеләргә кирәк"

2015 елның 11 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәре барышында район активы белән очрашты. Чистай Мәдәният йортында узган очрашуда республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ ФҖ Федерация Советында Татарстаннан вәкилләр катнашты. Чара башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Чистай предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.


Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов район территориясендә республика инвестицион программаларын чынга ашыру барышы турында сөйләде. Аерым алганда, ул Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга, катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, Татарстанда территорияләрен, шул исәптән Чистай районын да, үстерүгә юнәлдерелгән гамәлдәге программаларны финанслауны саклау өчен рәхмәт белдерде. "Җирле органнарның бурычы - шәһәрне һәм районны җәлеп итәрлек итү, яшьләр туган шәһәрендә һәм авылында калсын өчен шартлар тудыру", - дип ассызыклады муниципаль берәмлек башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов, Чистай районы үсешен бәяләп, муниципалитет республиканың икътисад һәм социаль тормышында лаеклы урын биләвен билгеләп үтте. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы фикеренчә, районны үстерү юнәлешләрен көчәйтү зарур.

"Чистай районы һәм шәһәренең нинди төгәл өстенлекләргә ия булуын билгеләргә кирәк", - диде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Аерым алганда, Чистай туристлык үзәге булырга тиеш, дип ассызыклады ул. "Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: географик урнашу, бай тарих. Бүген Бөтендөнья банкы һәм Россия Мәдәният министрлыгы белән эш алып бару - ул зур һәм җитди перспектива", - дип билгеләп үтте Р.Н. Миңнеханов.

Шул ук вакытта муниципалитетка икътисадны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады ул.

"Матурлык матурлык белән, әмм эш урыннары кирәк. Туризм белән генә шөгыльләнергә түгел, ә реаль икътисад булу зарур. Чистай икътисадый үзәк булырга тиеш. Бу бик мөһим,чөнки ул демография һәм районда яшь кадрларны калдыру һәм перспективалар булу белән бәйле. Без матур яр буе, парклар, скверлар ясый, бассейн төзи алабыз, әмма бизнес, эш урыннары булмаса, безнең эш кирәкле нәтиҗәне бирмәячәк", - диде республика лидеры. Ул районда демографик күрсәткечләр түбән булуы һәм "Чистай" индустриаль паркының акрын үсеше, шулай ук агросәнәгать комплексы эш нәтиҗәләре буенча тәнкыйть сүзләре белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, шулай ук Чистайда яңа социаль объектлар ачуда катнашты, аерым алганда, 140 урынга исәпләнгән «Аленький цветочек» балалар бакчасын ачу тантанасында.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук төзекләндерелгән "Кама" яр буен, парк зонасын карады. Төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы кысаларында республика нефтьчеләренең финанс ярдәме белән үткәрелде.

Моннан тыш, бүген Чистайда "Лидер" универсаль спорт комплексы ачылды. Бу объект 2013 елның мартында төзелә башлаган, бәясе 275 млн сумнан артып киткән. Республика бюджетыннан 201 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, калган өлеше - федераль бюджеттан.

Р.Н. Миңнеханов бәйрәм чарасында чистайлыларга мөрәҗәгать итеп, районда һәм шәһәрдә уңай үзгәрешләр күп, дип белдерде.

Чистайда озак көтелгән спорт комплексы Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше буенча урынбасары Марат Хөснуллин ярдәме белән барлыкка килде, ул тумышы белән Чистай районыннан. Ул объект төзелеше өчен федераль финанслар җәлеп итүгә иреште, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

"Чистай - яшьләр шәһәре, биредә талантлар күп, җыелма команда биредән яңа лаеклы кандидатлар алыр дип ышанам, дип тәмамлады чыгышын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International