Рөстәм Миңнеханов Россиядә HAIER вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россиядә HAIER вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. 
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмә барышында суыткыч җиһазларын җитештерүче HAIER заводын Чаллы шәһәрендәге "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә төзү мәсьәләләре һәм Кытай компаниясенең Татарстан белән алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сүз барды. 
Искәртик, быел июнь аенда Кытай делегациясе Чаллыда HAIER заводы төзелешенең барышы белән таныштылар. Бүген объектта эчке төзекләндерү эшләре алып барыла. Суыткычлар җитештерүне 2016 ел апрелендә башларга планлаштыралар. Предприятиедә 500 эш урыны булдырылыр дип көтелә. 
Бүгенге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International