Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлануына бәйле рәвештә котлаулар килү дәвам итә.
Хатлар, телеграммалар рәвешендәге котлауларын федераль хакимияте органнары вәкилләре, чит дәүләтләр лидерлары, чит илләрнең сәяси эшлеклеләре, Россия һәм башка илләрнең эшлекле даирәләре вәкилләре, эре сәнәгать компанияләре җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф һәм спорт өлкәсе вәкилләре җибәреп тора.
Үзенең котлау телеграммасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Президенты сыйфатында тагын бер срокка яңадан сайлану илебез җитәкчелеге тарафыннан гына түгел, гражданнар тарафыннан да ышаныч барлыгын белдерә.
«Сезгә республика тормышының конституциячел принципларын ныгытуга һәм үстерүгә, кешенең төп хокукларын гамәлгә ашыруга, халыкның яшәеше өчен уңай шартлар тудыруга юнәлгән эшегездә киләчәк тә дә уңышлар телим»,- диелә телеграммада.
Рөстәм Миңнехановка котлау сүзләрен Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган да юллый: «Тарихи үткәне тирән булган хезмәттәшлегебезне үстерүгә һәм диверсификацияләүгә юнәлгән тырышлыгыгызны зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үтәм,- диелә телеграммада.- Ышанам ки, безнең күп кырлы хезмәттәшлегебез, беренче чиратта икътисад һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлегебез Төркия белән Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә үз өлешен кертүне дәвам итәр.»
Шулай ук Татарстан лидерын Төркия Республикасы Премьер-министры Әхмәт Давутоглу һәм Төркия Чит илләр министры Феридун Синирлиоглу, Төркиянең Россия Федерациясендәге Илчесе Өмит Ярдым, Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марат Таҗин да котлый.
Куба Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмилио Лосада Гарсия телеграммасында болай диелә: «Сез – татар халкының аксакалы, шуның белән бергә, вазыйфагыз буенча Сездән алда җитәкче булган Минтимер Шәймиев мирасына тугры калып, Сез Татарстан үсешенә, андагы уңайлы тормышка һәм аның чәчәк атуына үзегездән бик зур шәхси өлеш кертәсез. Сезнең армый-талмый хезмәт итүегез халкыгыз алдында абруегыз үсүгә һәм Сезгә ихтирам артуга нигез булды. Татарстан Республикасы белән Куба Республикасы арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек илләребез үсеше өчен киләчәктә дә ныгыр дип ышанам.»
Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев котлавында ассызыклаганча: «Спорт үсеше һәм Россия, бөтендөнья спорт тарихына мәңгегә кереп калган Казандагы эре спорт проектларын югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен Сез башкарганнарның барысын да бәяләп бетерлек түгел. Яшьләр сәясәте республиканың социаль-икътисадый тормышының аерылмас өлешенә әверелде, ә спорт безнең идеологиянең нигезе булды дип ышанып әйтергә була. Сезнең энергияле эшчәнлегегез нәтиҗәсендә киләчәктә дә республика күп кенә масштаблы спорт проектларын һәм башка инновацион проектларны гамәлгә ашыру урыны булачак. Асылда Сезнең позициягез нәтиҗәсендә бүген Татарстан халкына эчкерсезлек, миһербанлык һәм кунакчыллык хас, ә Татарстан үсеш диалоглары өчен һәрвакыт ачык.»
Моннан тыш, телеграммалар Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт думасы депутаты Надежда Максимовадан, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт думасы депутаты, шахмат буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы Анатолий Карповтан, Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе Виктор Кидяевтан, Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Ирина Яроваядан, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы Эдуард Россельдән, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умахановтан килде.
Шулай ук Татарстан лидерын Калуга өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анатолий Артамонов та котлый: «Ышанам ки, Сезнең бәхәссез абруегыз, җитәкче буларак талантыгыз, югары профессионализмыгыз һәм дәүләт эшчәнлегендәге зур тәҗрибәгез Сезгә ышанып тапшырылган регионның киләчәктә дә алга таба үсешенә этәргеч булачак».
Тагын Санкт-Петербург Губернаторы Георгий Полтавченко, Чуаш Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Михаил Игнатьев, Приморье крае Губернаторы Владимир Миклушевский, Әстерхан өлкәсе Губернаторы Александр Жилкин, Волгоград өлкәсе Губернаторы Андрей Бочаров, Пенза өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Иван Белозерцев, Карачай-Чиркәс Республикасы Башлыгы Рашид Темрезов, Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Егор Борисов, Тыва Республикасы Башлыгы Шолбан Кара-Оол, Камчатка крае Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Илюхин, Белгород өлкәсе Губернаторы Евгений Савченко, Тула өлкәсе Губернаторы Владимир Груздев, Мурманск өлкәсе Губернаторы Марина Ковтун, Коми Республикасы Башлыгы Вячеслав Гайзер, Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен, Рязань өлкәсе Губернаторы Олег Ковалев, Вологда өлкәсе Губернаторы Олег Кувшинников, Ямал-Ненец автономияле округы Губернаторы Дмитрий Кобылкин, Алтай Республикасы Башлыгы Александр Бердников котлау телеграммалары салган.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты сайлауларында ышанычлы җиңүе белән М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры, академик Виктор Садовничий, Башкортостан Республикасының беренче Президенты, “Урал” хәйрия фонды Советы рәисе Мортаза Рәхимов, Россиянең Молдавиядәге Илчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Ингушетия Республикасының беренче Президенты, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев, шулай ук башка югары вазыйфадагы затлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, федераль массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм гражданнар котлый.