Бу чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президентының ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Словения Республикасы делегациясе вәкилләре һ.б. катнашты.
Карл Эрьявец журналистларга белдергәнчә, Россия белән Словения арасында дустанә мөнәсәбәтләр һәм меморандум имзалау моны тагын бер раслый һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөмкинлекләр тудыра.
"Без, гомумән, Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез һәм Словения компаниясе өчен Татарстанда зур мөмкинлекләр бар. Безнең өчен мәгълүматлаштыру, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр булуын күрәбез, алардан файдаланырга телибез", - диде ул.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан - Россиянең әйдәп баручы субъектларының берсе, илләр арасында хезмәттәшлек перспективаларын күрсәтергә тиеш, дип билгеләп үтте.
"Россия белән Словения мөнәсәбәтләре өчен мөмкинлекләр зур. Татарстан Словения белән күптән яхшы мөнәсәбәтләрдә. Россия - Словения Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышы Казанда узуы - истәлекле вакыйга", - диде ул.