Татарстанда Россия хәрби-тарихи җәмгыятьнең төбәк бүлеге ачыла

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Бүген Казанда “Россия хәрби-тарихи җәмгыять” Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында “Татарстан Республикасында Россия хәрби-тарихи җәмгыятьнең төбәк бүлеген булдыру турында” ниятләр турында протоколны имзалау тантанасы узды. Документны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия мәдәният министры Владимир Мединский имзалады.

ТР Министрлар Кабинетында узган протоколны имзалау тантанасында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР мәдәни һәм тарихи ядкәрләрне яңадан торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.

Илдар Халиков искә төшергәнчә, “Россия хәрби-тарихи җәмгыять” оешмасы Россия Президенты Владимир Путинның 2012 елның 29 декабреннән булган (№1710) Указы белән булдырылган. Татарстанның шулай ук бай тарихи үткәне бар, дип ассызыклады ул.

“Республиканың тарихи үткәнен мәңгеләштерү буенча чара – бу безнең Ватаныбызның тарихи язмышына, бабаларыбыз мирасына хөрмәт күрсәтүне белдерә”, - дип өстәде ул, һәм бүген Казанда ачылган Халыкара реставраторлар съезды шулай ук үткәнгә зур кызыксыну турында сөйли, дип билгеләде.

Владимир Мединский “Россия хәрби-тарихи җәмгыять” оешмасы башкара торган эшләр турында сөйләде. Аерым алганда, бу хәрби-тарихи фестивальләр, зур эзләү лагерьлары оештыру һәм башкалар.

“Бу проектларны без Татарстан бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашыра алыр идек. Татарстанда “Россия хәрби-тарихи җәмгыять”нең төбәк бүлеген булдыру инициативасын хуплыйм”, - дип йомгаклады ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International