Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте һәм Татарстанның Министрлар Кабинеты арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды
2010 елның 26 феврале, җомга
Татарстанга Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте Идел буе идарәсенең җитди, системалы эш алып баруы кирәк.
Бүген бу турыда Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе контролендәге предприятие һәм оешмаларның сәнәгать, энергетика һәм экология куркынычсызлыгы торышына багышланган киңәйтелгән утырышта Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында алып барылды, анда Ростехнадзор идарәсенең 2009 елгы эшенә нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды.
Киңәшмәдә Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Николай Кутьин катнашты.
Төп доклад белән Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгы Борис Петров чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә эре нефть чыгару, нефть эшкәртү предприятиеләре урнашуын, торбаүткәргечләр узуын искә төшерде, һәм Татарстанга технологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, әйләнә-тирә мохиткә технологик йөкләнешне киметү мәсьәләләре буенча аермачык системалы эш алып бару кирәген белдерде.
Сезнең хезмәт гамәлләре инерцион, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, һәм бу хәлне бер ел эчендә генә төзәтү мөмкин түгел, эш планлы рәвештә алып барылырга тиеш.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, бүген эре сәнәгать предприятиеләре әйләнә-тирә мохиткә булган техноген йөкләнешне киметү өчен үзләре булдыра алган бар әйберләрне дә эшиләр. Моннан тыш, предприятиеләрдә персоналны укытуга да аеруча зур игътибар бирелә – аеруча экстремаль ситуацияләрдә.
“Сәнәгать предприятиеләре һәм Ростехнадзор арасында яхшы элемтәләр булдырылган, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм шундый җайга салынган, бердәм эш яхшы нәтиҗәләр бирә”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз