РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котладылар

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Рөстәм Миңнехановка сайлауларда җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары юлладылар. 

РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко телеграммада: "Ышанам ки, Сезнең тәҗрибәгез һәм максатчанлыгыгыз, республика мәсьәләләрен яхшы белүегез, төпле һәм уйланган караларыгызыз Россия дәүләтчелеген ныгытуга, төбәкнең икътисадый мөмкинлекләрен үстерүгә, халкы байлыгын арттыруга ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады. 

РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров телеграммасында: "Сезнең бу югары вазыйфада икенче кат булуыгыз - сәләтле җитәкче һәм нәтиҗәле оештыручы буларак казанышларыгызны тану билгесе ул. Төбәкнең алга таба социаль-икътисадый үсешенә, милләтара һәм конфессияара татулыкны тәэмин итүгә керткән өлешегезне әйтеп бетерерлек түгел. Татарстан администрациясе белән аның халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрен камилләштерү эшендә конструктив хезмәттәшлегебезне югары бәялибез. Илнең бердәм тышкы сәяси юнәлешендә хезмәттәшлекне арттыруга әзербез", - диелгән.

РФ Дәүләт Думасы Рәисенең Беренче урынбасары Алекандр Жуков: "Россия регионнары арасында Сез нәтиҗәле эш итүегез һәм халыкның Сезне хуплавы ягыннан чыннан да лидерларның берсе дип саналасыз. Ышанам ки, сайлауларда Сезгә сайлаучылар белдергән ышаныч сайлау алдында бирелгән вәгъдәләрегезне үтәргә ярдәм итәчәк", - дип билгеләде.

Чит ил хакимияте органнары вәкилләреннән котлау телеграммалары килеп тора. Алар арасында Словения тышкы эшләр министры Карл Эрьявец, Казахстан Республикасы оборона министры Имамгали Тасмагамбәтов, Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе акимы Даниал Әхмәтов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ияд Амин Мәдәни һәм башкалар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International