Татарстан Президенты РФ Федерация Советының Россия Кораллы көчләрен Сириядә куллану турындагы карарына комментарийлар бирде

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Президенты РФ Федерация Советының Россия Кораллы көчләрен Сириядә куллану турындагы карарына комментарийлар бирде.

«Бу дөрес карар дияргә телим. Чөнки ИГИЛ (Гыйрак һәм Левант Ислам дәүләте) – бөтендөнья өчен бик зур проблема. Катгый чаралар күрелмәсә, бу проблема киңәя барачак. Бүген Федерация Советы тарафыннан кабул ителгән карарны без тулысынча хуплыйбыз.

ИГИЛ вәкилләре исламның бөтендөньядагы ролен түбәнсетергә телиләр. Традицион ислам беркайчан да ИГИЛ тарафдарлары гамәлләрен башкармаячак. ИГИЛга каршы тору өчен гыйлемле кешеләр кирәк. Шуңа күрә Россия Президенты тарафыннан Болгарда (Татарстан Республикасы) ислам мәгариф үзәге булдыру бурычы куелды. Без традицион ислам принципларын аңлатып бирерлек үз руханиларыбызны әзерләргә тиеш.

Кызганычка каршы, псевдоислам шигаре астында яман эшләр кылырга тырышучы кешеләр төркеме барлыкка килә. Шуңа күрә безгә яшьләрне илебездәге башка конфессияләр белән тынычлыкта һәм татулыкта яшәүче Хәнәфи мәзһәбе традицияләрендә тәрбияләү бик мөһим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International