Казан 2018 елда WorldSkills Russia Бөтенроссия чемпионатын үткәрү хокукына ия булды

2015 елның 2 октябре, җомга

WorldSkills Russia-2018 Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта бүген Сочидагы Халыкара инестицион форум кысаларында билгеле булды.

WorldSkills чемпионатында катнашачак шәһәрләр Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы махсус матбугат конференциясендә игълан ителде.

РФ вице-премьеры билгеләп узганча, агымдагы елның 10 августында Сан-Паулуда узган вакыйга, аерым алганда, Россиянең WorldSkills Competition-2019 дөньякүләм беренчелеген Казанда үткәрү турындагы заявкасының җиңүеп чыгуы Россия өчен тарихи вакыйга дияргә була.

Ольга Голодец билгеләп узганча, Дөнья чемпионатын үткәрү төп максат түгел. Россия өчен иң мөһиме - эшче һөнәренең абруен күтәрү, һөнәри белем бирүне оештыру, яңа югары сыйфатлы уку материаллары эшләү.

"Бу өч елда без һөнәри әзерлекне генә түгел, ә Россиянең бөтен тормыш сыйфатын да үзгәртерлек юлны уза алырбыз, дип өметләнәм", - диде РФ вице-премьеры.

Аннары җиңүче шәһәрләрне игълан итү тантанасы узды. Казан 2018 елда WorldSkills Russia Бөтенроссия чемпионатын үткәрү хокукына ия булды.

Рөстәм Миңнеханов Ольга Голодецка ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Бу конкурска безнең предприятиеләрнең һәм бизнес-секторларның кызыксынуы ни дәрәҗәдә булуын көттек. 2019 ел Россия һәм, аерым алганда, Татарстан өчен дә мөһим имтихан булачак", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп узганча, хәзер иң мөһиме - Россия командасын әзерләү. 2018 елда Казанда илкүләм беренчелек үткәрелү бик мөһим вакыйга, - диде ул. "2018 елда безнең Дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерлекне тикшерү буенча генераль репетиция узачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президентына WorldSkills илкүләм беренчелеген үткәрү хокукына ия булу турындагы сертификат тапшырдылар. Шулай ук WorldSkills Competition-2016 Россия этабы Мәскәү өлкәсендә узачагы да игълан ителде. 2017 елда Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатын Краснодар крае кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International