Рөстәм Миңнеханов Сочида РФ энергетика комплексы проблемалары буенча фикер алышты

2015 елның 3 октябре, шимбә

Бүген Сочида Халыкара инвестицион форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ягулык-энергетика комплексы. Арзан бәяләр шарталарында ничек үсәргә?» темасына панель  дискуссиядә катнашты.

Чараны РФ энергетика министры Александр Новак ачты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россия икътисадына мөмкин кадәр тизрәк яңа шартларга яраклашырга кирәк. «Бөтендөнья икътисадында үсә баручы илләр роле арта, дөньяны үзгәртеп кора торган яңа технологияләр пәйда була. Икенче яктан, ягулык-энергетика комплексында капма-каршы ситуация. Без яңа  технологияләрнең бөтен дөньяны үзгәртен күрәбез: импортерлар экспортёр булып китә. Без сыекландырылган табигый газның географик яктан элек энергия ресурслары чыгарган территорияләргә таралуын күрәбез», - диде  министр. 

А. Новак белдергәнчә, Россия нефть-газ тармагына инвестицияләр күләме девальвацияләү аркасында быел 20%ка артты.

Проблемаларның тагын бер комплексы, министр сүзләренчә, дөнья базарларындагы конкуренция үсүгә бәйле: чимал нәтиҗәлелеге актив арта һәм чималның үзкыйммәте кими, яңа технологияләр барлыкка килә һәм нәтиҗә буларак, яңа җитди уенчылар да пәйда була

А.Новак билгеләп үткәнчә, илдә яңа ятмаларда нефть чыгаруны стимуллаштыру һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча һәрвакыт конструктив каралар кабул ителде.

Аннары панель дискуссиядә Ханты-Манси АО губернаторы Наталья Комарова, «Лукойл» ААҖ вице-президенты Леонид Федун һәм башкалар чыгыш ясады

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International