Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Тошиба корпорейшн" компаниясе директоры Масаси Муромати белән Киото шәһәрендә очрашты. Искәртик, ТР Президенты Япониягә «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (Science and Technology in Society) ел саен уздырыла торган халыкара форумда катнашу өчен килде.
Очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Казан Федераль Университеты ректоры Илшат Гафуров, «ICL-КПО ВС» генераль директоры Виктор Дьячков һәм башкалар катнашты.
ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, "Россия Почтасы" ФДУПнең Идел буе автоматлаштырылган сортировкалау үзәген "Тошиба" компаниясе технологияләшре белән җиһазлау буенча проект карала. Шулай ук аның сүзләренчә, Татарстан Идел буе федераль округы территориясендә компьютер һәм магнит-резонанс томографларны сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасына һәм медицина сүрәтләренең бердәм архивына интеграцияләү буенча сынау регионы була ала.
КФУ ректоры Илшат Гафуров "Тошиба" җиһазлары нигезендә медицина һәм фармацевтика өлкәсендә белгечләрне укыту үзәген оештыру тәкъдиме белән чыкты."Тошиба корпорейшн" президенты һәм генераль директоры Масаси Муромати үз чиратында хәбәр иткәнчә, команиянең Татарстан белән уртак проектларны гамәлгә ашырырга теләге бар. ""Тошиба корпорейшн" компаниясенең Япониядә һәм башка илләр территорияләрендә мәгариф үзәкләрен оештыру тәҗрибәсе бар. Мондый проектларның мөмкинлекләре зур", - диде Масаси Муромати.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов "Тошиба корпорейшн" башлыгына тагын бер кат очрашуы өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанга җавап визиты белән чакырды.Масаси Муромати әфәндене сәламләп Рөстәм Миңнеханов ассызыкдаганча, әлеге очрашу Татарстан һәм "Тошиба корпорейшн" белән үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба дәвам итүгә этәргеч бирәчәк. Япония компаниясе җиһазлары республикада төрле өлкәләрдә киң файдаланыла, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, медицина учреждениеләрендә. "Медицина җиһазлары - бик әһәмиятле. Бу юнәлештә эшләргә һәм кулланыштагы җиһазларны модернизацияләү һәм яңарту проектларын үстерергә кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тагын бер нәтиҗәле юнәлешләрнең берсе энергетика өлкәсендәге проектлар була ала. Ул эш төркеме булдырырга һәм "Тошиба" компаниясе белән Татарстан энергетика станцияләрен яңартудагы багланышлар буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде.