Татарстан Президенты: «Иокогава электрик» – безнең республиканың стратегик партнёры

2015 елның 4 октябре, якшәмбе

Бүген Киото шәһәренә (Япония) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава электрик» (Yokogawa Electric Corporation) компаниясе президенты һәм баш операцион директоры Такаши Нишиджима белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Иокогава электрик» – Татарстан Республикасының автоматлаштырылган идарә системалары буенча күптәнге ышанычлы партнёры. Татарстан Республикасы Президенты Япония ягының республика югары уку йортлары белән эшне оештыру инициативасын югары бәяләде

«Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләреннән берсе – «Иокогава электрик»ның «Иннополис» университеты белән тыгыз хезмәттәшлеге, шулай ук компаниянең «Иннополис» МИЗда резидент сыйфатында катнашуы. Безнең Россиядә сезнең кайбер җитештерүләрне урнаштыру буенча тәкъдимнәребез бар. Татарстанда сезнең өчен «Алабуга» МИЗ , «ICL-КПО ВС», «Лаеш» сәнәгать мәйданчыгы партнер булырга мөмкин. Сез безнең стратегик партнерыбыз, сезнең продукция Россиядә конкурент бәя буенча гамәлгә ашырылырга мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, быел «Иокогава электрик» үзенең 100 еллыгын уздыра. «Хөрмәтле Нишиджима-сан, Сезне һәм барлык компания коллективын бу әһәмиятле юбилей белән котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында Такаши Нишиджима Татарстан белән мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен югары бәяләде. «Без «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ, «Казаноргсинтез» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Танеко» ААҖ предприятиеләрен модернизацияләүдә катаншуыбызга шатбыз. Безнең компания белән Татарстан Республикасы арасында төзелгән шартнамә нигезендә ике яклы мөнәсәбәтләрне киңәйтү өчен рәхмәт белдерәм», - диде ул.

Шулай ук яклар «Иокогава электрик» белән КНИТУ арасында хезмәттәшлекне киңәйтү турында, шул исәптән программа белән тәэмин итүне һәм лаборатор һәм мәгариф үзәкләрен яңарту; Япония ягыннан Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм мәктәпләре белән («Академик П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен лицей – интернат» МУ, махсуслаштырылган мәктәпләр); Иннополис университеты белән компания арасында нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җитештерүләрен гамәли программалар белән тәэмин итү турында фикер алышты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Нишиджима Такаши Татарстан Республикасы белән «Иокогава электрик» арасында ниятләр турындагы беркетмәгә имза салдылар, ул якындагы 3 елга хезмәттәшлек юнәлешен билгели.

Киото шәһәренә эш сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас объекты – Нидзё замогын карадылар. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Токио шәһәренә юнәлде, анда иртәгә, 2015 елның 5 октябрендә үз эш программасын дәвам итәчәк. Япония башкаласына Рөстәм Миңнеханов «Синкансен» (Shinkansen) тизйөрешле поездында барды, ул 2,5 сәгать эчендә 500 км узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International