Рөстәм Миңнеханов Токиода Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Япониягә эш сәфәре кыла (2015 елның 4-5 октябре). 

Эйити Хасэгава әфәндене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аңа очрашу мөмкинлеге һәм Татарстан Республикасы күрсәтелгән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Президенты Киотода уздырылган «Фән һәм җәмгыятьтә югары технологияләр» (Science and Technology in Society) форумының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм киләсе елда бу форумда Татарстан предприятиеләрен чагылдыру ниятен белдерде.  

Рөстәм Миңнеханов «Тошиба корпорейшн» компаниясе җитәкчелеге белән кичәге очрашу турында һәм энергетика өлкәсендә уртак проектларда катнашу өчен эш төркеме булдыру буенча ирешелгән килешү турында сөйләде. «Шулай ук без «Тошиба»ның Татарстанны кайбер компонентлар җитештерү өчен мәйданчык итеп алуын да карадык», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты «Иокогава» компаниясе белән хезмәттәшлекне киңәйтү ниятләре турында хәбәр итте

«Сез «АйСиЭл КПО ВС» Фуджицага китерелә торган ИТ-хезмәт күрсәтүләр күләмнәрен арттыру буенча уртак эшне активлаштыруда ярдәм күрсәтсәгез, без бик шат булыр идек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Эйити Хасэгава үз чиратында Рөстәм Миңнехановка Казанга Япония делегациясе визитын (2015 елның маенда) оештырган өчен рәхмәт белдерде.  «Татарстан базарына чыгу мөмкинлеген өйрәнүче компанияләр бар. Мин бу эштә ярдәм күрсәтергә тырышачакмын», - диде ул.

Перспектив юнәлешләрдән: Япония эшчеләренең 2019 елда Казанда узачак Worldskills International ярышларында катнашуы, телекоммуникацияләр өлкәсендә NTT DoCoMo компанияләре белән роуминг оештыру буенча хезмәттәшлек итү, Татарстанның туристик маршрутларын Япония туристлары арасында популярлаштыру.

Әңгәмә азагында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ике якка да хезмәттәшлекнең яңа юлларын эзләргә кирәк компромис, этаплап, үзара файдалы. «Безгә ышана аласыз, без уртак проектларны эзлекле рәвештә алга сөрәчәкбез», - диде ул.

Токиода Татарстан Республикасы делегациясе составында Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов,  Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International