Рөстәм Миңнеханов Токиода РФ Вице-премьеры Аркадий Дворкович рәислегендә Россия-Япония консультатив советы утырышында катнашты

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониядә (Токио ш.) РФ Вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм Япониянең Россиядә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тикахито Харады рәислегендә Россия-Япония консультатив советы утырышында катнашты.

Утырыш эшендә шулай ук ике ил хөкүмәтләренең куелган мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы әгъзалары катнашты.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович чыгышында хәбәр иткәнчә, ике якның да инвестицияләр өчен мөмкинлекләре зур. Ул барлык проектлар да гамәлгә ашылыр дип өметләнүен билгеләде. «Без төрле тышкы сәбәпләр инвестицияләргә кагылмавына бик шат», – дип белдерде ул. Аркадий Дворкович ышандырганча, Россия уртак проектларны гамәлгә ашыруда киртәләр куймый.

Соңрак, Россия журналистлары соравына  җавап биреп, Аркадий Дворкович: "Бүген гадәти тармакларга түгел, ә бераз башка тармакларга игътибар бирелде, аерым алганда, медицина, авыл хуҗалыгы, шәһәр мохите һәм инфраструтктура темаларына. Әлеге проектлар бүген энергетика, ягулык-энергетика комплексы кебек безнең хезмәттәшлектә гадәти булган темаларга караганда да, алгарак планга чыгалар. Активлык бик көчле, Россия һәм Япония ягыннан бизнесның төп лидерлары проектларда катнаша. Төбәкләр дәрәҗәсендә дә хезмәттәшлек активлашты, бүген биредә Татарстан, Киров өлкәсе җитәкчеләре булды. Бу хезмәттәшлектә тоткарлык булмас дигән өмет уята", - диде.

"Сүз медицина техникасын җитештерү турында бара. Татарстанда Япония базарына да чыккан компанияләр бар», - диде вице-премьер.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында Россия Федерациясе һәм Япония җитәкчелегенә регионара хезмәттәшлекне үстерү өчен шарталар булдыру мәсьәләләренә биргән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

«Регионнар дәрәҗәсендә без хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәргә әзер. Безнең Япония партнерлары белән эш итүдә тәҗрибәбез зур”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан һәм Япония бергә берничә проектны гамәлгә ашыра, аерым алганда, «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц» «Аммоний» проекты буенча эш алып баралар, «Мицуи» һәм «ТАИФ» компанияләр төркеме арасында пратнерлык эше алып барыла, шулай ук «Йокогава электрик корпорейшн» компаниясе белән республиканың иң эре предприятиеләрен сәнәгать автоматлаштыруы өлкәсендә эш алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, «Эйдос-Медицина» Татарстан компаниясе һәм «DNAFORM» Япония компаниясе медицина стимуляторларын җитештерү һәм ДНК диагностика җиһазларын җитештерү буенча эш алып бара.

IT-технологияләр өлкәсендә, Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, “ICL-КПО ВС» Татарстан компаниясенең «Фуджицу» Япония компаниясенең берләшеп эшләвендә тәҗрибә зур.  

Күп кенә Япония компанияләренең технологияләре һәм капиталлары, Рөстәм Миңнеханов өстәп әйткәнчә, Татарстанда нефть химиясе производстволарын төзүдә, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгын үстерүдә, республиканы мәгълүматлдаштыруда һәм башка өлкәләрдә кулланылды.

«Көнбатыш санкцияләренә карамастан, тышкы икътисадый хезмәттәшлек үсеп тора. Алга таба да булган икътисадый мөмкинлекләрне Япония компанияләре  белән үзара файдалы хезмәттәшлек өчен кулланырга кирәк. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International