"Гермес" иминият агентлыгы Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә тели

2010 елның 6 марты, шимбә
Яр Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме Хастаханәсен югары технологияле медицина җиһазлары белән тәэмин итү проекты Татарстан дәрәҗәсендә генә түгел, бөтен Россия дәрәҗәсендә “пилот” проекты исеменә лаек. Әлеге проект Commerzbank AG (Германия) һәм Euler Hermes иминият эксперт агентлыгы (Германия) катнашында тормышка ашты.

Ул хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында журналистларга “Гермес” иминият агентлыгы генераль директоры Манфред Брюер белдерде.

Яр Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме Хастаханәсен төзекләндерү кысаларында медицина һәм технология җиһазлары кайтартылачак. Хастаханә һәм AJZ Engineering GmbH (Германия) компаниясе арасында контрактка 2010 елның 20нче гыйнварында кул куелды.

Контрактны Commerzbank AG (Германия) һәм Еuler Hermes (Германия) иминият эксперт агентлыгы катнашында “Ак Барс” банкы финанслый. Татарстан Республикасы исеменнән гарант булып “Связьинвестнефтехим” ААҖ чыга.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның “Гермес” иминият агентлыгы генераль директоры Манфред Брюер белән очрашуында Commerzbank AG хезмәттәшлеккә әзер булганын һәм проектның тормышка ашыралачагын хәбәр иттеләр. Кредит буенча 2018 елга кадәр барлыгы 987 млн. сум түләнәчәк. Беренче түләү 2012 елда башкарылачак. Кредит буенча процентлар 179 млн. сум тәшкил итәчәк.

Инде март азагында табибларны алман клиникаларында укыту каралган. Соңыннан Германия белгечләре Хастаханәдәге коллегалары белән тәҗрибә уртаклашачак.

Манфред Брюер, кризис булуга карамастан, медицина җиһазларын кайтару турындагы килешү шактый кыска вакыт эчендә төзелгәнен билгеләп үтте.

Яр Чаллы Хастаханәсенә 134 исемдәге җиһаз кайтартылачак. Болар - диагностика, кардио- һәм нейрохирургия, травматология, ортопедия буенча, магнит-резонанс томограф һ.б. төр җиһазлар.

Манфред Брюер очрашу барышында Казанда инвестицияләр буенча конференция үткәрергә тәкъдим итте. Мәскәүдә мондый конференция март аенда узачак. Чараның иганәчесе - Commerzbank AG. Манфред әфәнде Татарстан вәкилләрен анда катнашырга чакырды.

“Без – ышанычлы партнерлар, - диде “Гермес” иминият агентлыгы генераль директоры Манфред Брюер. – Яр Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме Хастаханәсенә медицина җиһазларын кайтару проекты моңа дәлил булып тора. Әйдәгез, алга таба да бергәләшеп эшлик”.

Манфред Брюер Татарстан Республикасы җитәкчелегенә 2013 ел Универсиадасын оештыру һәм аңа әзерләнү эшләрен дә бергәләп алып барырга тәкъдим итте. “Гермес” иминият агентлыгы инде берничә Олимпиаданы, шул исәптән Сиднейда узган Олимпиаданы да оештыру эшендә катнашкан. Сочида узачак Олимпиадада да агентлыкның катнашы бар.

Без Татарстан Республикасы инвестиция климатының яхшы булуын билгеләдек, диде Манфред Брюер. Эшне башкару тәртибе яхшы булганлыктан, җитди проектларны кыска вакыт эчендә тормышка ашырырга мөмкин. Моннан кала Манфред Брюер “Гермес” иминият агентлыгы “Ак Барс” банкы белән хезмәттәшлек итүенә шат булганын белдерде.

Безнең агентлык Татарстан Республикасы инвестицион проектларында катнашуда бик күп мөмкинлекләр күрә, диде Манфред Брюер.

Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәзер Яр Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме Хастаханәсенә медицина җиһазларын кайтару эшен вакытында башкарырга мөһим, диде. 2010 елның ноябрендә хастаханәне ачкан вакытта һәр ике як та “яңа объектны кабул иткәндә әйбәтләп кул кысышырлык булсын".

Шулай ук, карый аласыз - http://prav.tatar.ru/rus/index.htm/news/45144.htm
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International