РИКЕН (японча Рикагаку Кенкюшодан - Фихика-химия тикшеренүләре институты) - Япониянең иң эре табигать фәннәре өлкәсендә тикшеренү институтларының берсе, 1917 елда нигез салынган. Хәзерге вакытта - бәйсез фән оешмасы, төрле илләрдән өч меңнән артык фәнни хезмәткәрләрне берләштерә, алар 9 кампуста урнашкан 18 институт һәм үзәктә тикшеренү эшләрен алып баралар.
РИКЕН үзәге вәкилләре ТР Президентына фәнни эшләре турында сөйләделәр, аерым алганда гриппны алдан генетик диагностикалау турында.
Инжиниринг үзәге җитәкчелегенә Рөстәм Миңнеханов Татарстанның хезмәттәшлек итү яклы булуын билгеләде.
ТР Президенты сүзләренчә, КФУ һәм башка вузлар төрле алдынгы Япония мәгариф учреждениеләре белән туры элемтәләре бар, уртак тикшеренүләр уздырыла, студентлар һәм укытучыларның стажироваклары оештырыла. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, "Эйдос-Медицина" Татарстан компаниясе һәм Dnaform Япония фирмасы медицина стимуляторлары, опперацияләрне репитицияләү системаларын һәм ДНК диагностика приборларын җитештерү эшен алып баралар.
"Әлеге компанияләргә фәнни ярдәм РИКЕН Япония институты һәм Казан федераль университеты хезмәттәшлеге кысаларында алып барыла", - диде ул.
"Безнең очрашу институтыгызның Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы этәргеч булыр дип ышанам", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары геном технологияләрнең инжиниринг үзәген карадылар, галим-тикшеренүчеләр белән аралаштылар.