Рөстәм Миңнеханов белән Игорь Баринов Болгарда киңәшмә үткәрде

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Болгарда (Спас районы) "Милләтара мөнәсәбәтләрнең торышын мониторинглауның һәм үсешен фаразлауның  инновацион технологияләрен эшләү һәм үзләштерүне оештыру, милләтара низагларны иртә кисәтү турында" дигән киңәшмә булды.  Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов үткәрде.

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов, милләтара һәм конфессияара килешүчәнлек - Татарстан һәм тулаем Россия үсеше өчен иң мөһим шартларның берсе, эчке сәясәтнең өстенлекле юнәлеше, дип ассызыклады. Ул искәртеп узганча, республикада РФ Дәүләт милли сәясәте стратегиясенә туры китереп эшләнгән республика һәм дәүләт программалары һәм ярдәмче программалары тормышка ашырыла һәм алар адреслы һәм комплекслы рәвештә башкарыла. 

Шул ук вакытта, дип басым ясап әйтте ТР Президенты, халык составының динамик төстә үзгәрүе, миграция процесслары көчәю, җәмгыятьнең полимәдәнилеге киңәю, мәдәниятләрнең бер-берсенә керешүе тирәнәю күзәтелә.  Дөньяның ачык булуы республикага чит-ят идеологияләр һәм кыйммәтләр үтеп керү, милли һәм дини нигездә низаглар килеп чыгу ихтималларын арттыра, дип билгеләп үтте Татарстан лидеры. “Безнең бурыч – низаглар тууга китергән нәрсәләрне тамырдан юк итү, аларны китереп чыгаруга сәләтле сәбәпләрне үз вакытында ачыклау. Милләтара һәм конфессияара өлкәләрдә мөнәсәбәтләрне даими рәвештә мониторинглау һәм анализлауның актуальлеге дә шуннан”, - дип ассызыклап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Игорь Баринов, үз чиратында, киңәшмәдә катнашучыларга илдә милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм үсеше фаразламасы мониторингы һәм милләтләр арасында низаглар чыгу ихтималын иртәрәк, алданрак кисәтү системасы төзелү эше турында бәян итте. Федераль агентлык бәяләмәсе буенча, бу өлкәдә Татарстанның эш тәҗрибәсе Россия Федерациясендә иң яхшыларның берсе булып тора. 

Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Баринов кул куйды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International