Аны ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәнгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР транспорт һәм юл төзелеше министры Ленар Сафин, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары әкилләре озата йөрде.
Заводта Рөстәм Миңнеханов җитшетерү мәйданчыкларын карады. Татарстан Президентына «Пуш Нинцзян Машинтул» компаниясенең прецизион станоклар һәм эшкәртүче үзәкләр, сан программа идарәсе куелган җитештерү системаларын җитештерүче Кытайда иң эреләренең берсе икәне турында хәбәр иттеләр.
Завод продукциясе белән ТР Президентын махсус күргәзмәдә таныштырдылар.
Завод җитәкчелеге белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясенең Сычуань провинциясенә эш визитының төп максаты - Татарстан белән Кытайның сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеген киңәйтү һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру.
"Без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Татарстан - машин төзелеше регионы. Бездә сезнең станокларыгыз кирәк булган предприятиеләр күп. Кытай продукциясе Татарстан базарында тәкъдим ителгән, ләкин Кытайдан продукция китеречүләр белән системалы эш төзелмәгән", - дип билгеләде ТР Президенты.
"Без, сезнең предприятиеләрне җәлеп итеп, машина төзелеше предприятиеләребезне модернизацияләү турында сөйләшербез. Россия базары - гаять зур, әмма махсус станоклар җитештерү эше әлегә актив бармый", - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты «Пуш Нинцзян Машинтул» предприятиесенә Татарстанда бүлекчә яки республика белән Россия заводлары машина төзелеше заводларына хезмәт күрсәтү өчен уртак предприятие ачу мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Кытай партнерларын "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" халыкара махсус күргәзәмдә катнашырга чакырда, ул Татарстан башкаласында 2015 елның 2-4 декабрьдә үтә.