Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чэнду шәһәрендә (КХР) Сычуань Инвестицион Корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Кытай коллегаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Сычуань провинциясе үсеше темплары сокландыра.
«Без берничә бик кызыклы предприятиедә булдык. Уртак проектларыбызны гамәлгә ашырырлык күп кенә юнәлешләр бар», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Татарстан белән Китай арасындагы хезмәттәшлек бүген актив үсә, диде ул, кайбер Кытай компанияләре Татарстан Республикасында эшли инде. Шулардан: Кытай илкүләм химик-инжиниринг корпорациясе (CNCEC), «Хайер», «Хавтай Моторс» һәм башкалар.
«Төзелеш, авыл хуҗалыгы, логистика өлкәсендә, өй җиһазлары, трансформаторлар, цемент җитештерү буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру эше алып барыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Татарстан аша «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры узачак. Әлеге проект яңа ефәк юлының икътисадый поясы кысаларында үсәчәк дип планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Кытай компанияләре дә Свияжск региональара мультимодаль логистик үзәген үстерүдә катнашу белән кызыксына.
«Татарстан – Россиянең алдынгы сәнәгать үсеше регионнарының берсе. Быел безнең республика Россиядә иң яхшы инвестицион климат рейтингында беренче урынны алды», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек юнәлешләренең берсе итеп нефть химиясен атады. «Безгә ешрак очрашырга һәм барлык бу мәсьәләләр буенча актив эшләргә кирәк. Мөмкин проектларны никадәр тизрәк карасак, шулкадәр тизрәк реаль нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз», - диде Татарстан Президенты.
Сычуань Инвестицион Корпорациясе вәкилләре Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдерделәр һәм Татарстан белән Сычуань провинциясе арасындагы багланышларны киңәйтергә теләүләрен әйттеләр.