Татарстан белән Сычуань провинциясенең хезмәттәшлек өчен перспективалары яхшы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сычуань провинциясе губернаторы Вэй Хун белән очрашуда хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов губернаторга Татарстан делегациясенең Чэнду шәһәрендә булуын әйбәт оештырган һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлгән Сезнең җитәкчелектәге масштаблы эшләр алып бару мине сокландыра, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Без сезгә делегациябезгә күрсәтелгән игътибарыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Шәһәрегез бик матур, югары технологияле предприятиеләрегез күп. Безнең барлык очрашуларыбыз да уңышлы булды дип саныйбыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Ул ассызыклаганча, Сычуань провинциясе белән Татарстан арасында диалог урнаштырылды. Быел август-сентябрь айларында республикага Чэндудан вәкилләр килгән иде. Җәй азагында регионнар арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстанның икътисадый потенциалы турында сөйләде. «Безнең регион мөмкинлекләре сезнең провинция эшлекле даирәләрен кызыксындырыр дип ышанабыз. Сезнең ярдәмне көтәбез», - диде Татарстан Президенты Вэй Хунга.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кытай бизнес-секторы белән хезмәттәшлекне үстерү ике этапта планлаштырыла. Беренчесе - уртак проектларны эшли башлау. Икенчесе - Кытай җитештерүләрен ТР территориясендә туплау.
«Татарстан белән Сычуань провинциясенең хезмәттәшлек өчен перспективалары яхшы. Безгә якыная төшәргә һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру эшен интенсив алып барырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президентына визиты өчен рәхмәт белдереп, Вэй Хун билгеләп үткәнчә, алар мондый зур делегация (55 кеше) визитына шат. Аның сүзләренчә, Татарстан, ышанычлы партнёр һәм Россиянең тиз үсүче регионы буларак, бөтен дөньяга билгеле. Сезнең республика белән хезмәттәшлек безнең өчен бик кызыклы, диде Вэй Хун әфәнде.
Аннары яклар хезмәттәшлекнең үзләрен кызыксындырган юнәлешләре буенча фикер алыштылар, аерым алганда, мәгариф, югары технологияләр, машина төзелеше, туризм һәм башка тармакларда.