Рөстәм Миңнехановка 2006 елдан Харбинның көнчыгыш өлешендә «Qunli New Town» яңа шәһәр округын ясау башланганы турында хәбәр иттеләр. 13-15 елда 32 миллион квадрат метр мәйданда төзелешне тәмамларга планлаштыралар. Әлеге территориядә өч миллионнан артык кеше яшәр дип көтелә.
Парк зонасына төзелеш җирләренең 16% бирү каралган, әлеге җирләр сазлы. Әлеге регионда еллык яңгырлар күләме - 560 миллиметрдан артык. Су басу - биредә еш була торган күренеш, аның аркасында торак җирләр сазлыкка әверелә.
Провессор Конгжиан Ю хәбәр иткәнчә, парк ун буа һәм өемнән булачак, анда биредәге үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына бөтен шартлар булачак. Шәһәрдә җыелган яңгыр суларын фильтрлар аша үткәреп буаларга тутыралар.
Парк тирәсендә җәяүлеләр өчен юллар һәм ял итүчеләр өчен күзәтү мәйданчыклары төзелгән.