Регионара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның һәм КХР Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Харбинда (Кытай) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы җитәкчелегенә халыкара хезмәттәшлек бәрабәренә бик күп эшләр башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. Бу Россия һәм Кытай арасында стратегик мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен яхшы чара, диде ул.
"Татарстан - Россиянең алдынгы һәм сәнәгати яктан алга киткән регионы. Безнең республика Россиянең инвестицияләр җәлеп итү рейтингы буенча регионнар арасында беренче урында тора. Без Кытай компанияләре Россиядә эш алып бару өчен беренче мәйданчык итеп безнең республиканы сайлауларын телибез", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов исәпләвенчә, Кытай белән хезмәттәшлекне үстерү өчен мәдәният, мәгариф, фән, спорт, төзелеш һәм туризм өлкәләрендә яхшы потенциал бар. Аның фикеренчә, Казан – алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. Хәзерге вакытта Казан югары уку йортларында 400гә якын Кытай студенты белем ала. Казан университетында Конфуций мәгариф-мәдәният институты эшли.
«Без киләчәктә дә Кытай студентларын Казанның югары уку йортларына чакырабыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү дә мөһим. Кытай Халыкара туризм агентлыгы белән берлектә Казанга сәфәрләр өчен туристик маршрут эшләнгән. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, туристлар агымы арту Казан белән Кытай шәһәрләре арасында турыдан-туры авиарейслар ачарга этәрер иде.
Азакта Татарстан Республикасы Президенты чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм Кытай партнёрларын киләчәктә дә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә өндәде.
Искәртәбез, моңарчы Харбин конгресслар-күргәзмә үзәгендә Россия экспозициясен ачу тантанасы узган иде. Дмитрий Рогозин һәм Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карап чыктылар. Татарстан стенды янында республиканың сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде, аерым алганда, Казан вертолёт заводының казанышлары һәм перспектив проектлары күрсәтелде.