Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «КЗСК-Силикон» заводы төзелеш мәйданчыгында булды.
Завод 2014 елның 18 июнендә төзелә башлаган иде, объектны 2016 елның апрелендә тапшыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов заводның кайбер цехларында булды. Ул шулай ук завод турында мәгълүмат тәкъдим ителгән күргәзмәдә булды.
«КЗСК-Силикон» төзелеш штабы утырышында Татарстан Президенты, төзелә торган объектның, дәүләт өчен мөһим булуын белдерде. "Хәзер, безнең ил икътисади һәм сәяси вазгыять аркасында изоляциядә калу сәбәпле, үз җитештерү технологиясен булдыру һәм үз продукциясен чыгарырга кирәк. «КЗСК-Силикон» ААҖ метилхлорсилан җитештерә торган аерым производство" проекты нәкъ шул максатларга юнәлдерелгән, федераль дәрәҗәдә хупланган", - диде ул.
«КЗСК-Силикон» ААҖ генераль директоры Владислав Клиенков завод төзелеше проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзергә 3,7 млрд сум үзләштерелгән, 5,9 млрд сумлык килешүләр төзелгән, документлар әзерләү эшләре тәмамланган диярлек, 75 процент җиһаз заводка китерелгән.
Әлегә объектлар төрле әзерлек дәрәҗәсендә һәм җитештерү күләмен арттыруны дәвам итү зарур.
«Энергоблок – җитди объект, эшләр графиктан берникадәр алда бара. Әмма иркенәергә ярамый, җиһазларны монтажлау эшләре күп вакыт таләп итәчәк. Эстакададагы торбаүткәргеч 100 км дан ары сузылачак. Металл конструкция кую зарур. Подстанция төзелеше тәмамланган диярлек. Ел ахырында объектны Ростехнадзорга тапшыра алырбыз дип уйлыйм. Объектларны подрядчылардан тиешле доккументлар буенча гына кабул итәчәкбез", - диде ул.
Владислав Клиенков төзелешкә күбрәк эшче җәлеп итәргә тәкъдим итте. "Хәзер төзелештә 300-350 кеше эшли, ә ким дигәндә 800-900 кеше кирәк, ә эш күбәйгәч - 2 меңнән артык кеше. Өч сменада эшләргә кирәк", дип сөйләде ул.
Рөстәм Миңнеханов завод төзелешен контрольдә тоту өчен эшче төркем булдырырга йөкләде.
"Төп эш, сроклар билгеле, шуннан чыгып эш итү зарур. Күп эш башкарылган, төп эшләре беткән объектлар бар, җиһазлар гына китерәсе калганнары да, - диде Татарстан Президенты. - Даими рәвештә төзелеш сыйфатын күзәтү зарур, чөнки бу җитди сәнәгать объекты. Шулай ук эш графигына төзәтмәләр кертү, җиһазлар һәм бәя кую мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Подрядчылардан эшләрне тизләтүне, график буенча эш итүне үтенәбез".
«КЗСК-Силикон» төзелеш штабы утырышында шулай ук «Спурт» идарәсе рәисе Евгения Даутова, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Ростехнадзор җитәкчесе Борис Петров һ.б. катнашты.