Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Алексей Песошин “Милли китапханәләр: тарих этаплары һәм заманча йөз” фәнни-гамәли конференция ачылышында катнашты
2015 елның 14 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы милли китапханәсе – әйдәп баручы мәдәни, белем бирү һәм фәнни-тикшеренү үзәге, ул республика китапханәләренә җитди методик ярдәм күрсәтә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин “Милли китапханәләр: тарих этаплары һәм заманча йөз” темасына фәнни-гамәли конференциянең тантаналы ачылышында хәбәр итте.
Тантана “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды (Казан).
Бу зур китапханә форумы Татарстан Республикасы милли китапханәсенең 150 еллыгына багышланган, дип билгеләде Алексей Песошин.
Ул китапханә хезмәткәрләрен бу билгеле дата белән котлап, эшләрендә уңышлар теләде һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән конференция кунакларына сәламләү сүзләрен укыды:
“Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы миллли китапханәсенең 150 еллыгына багышланган “Милли китапханәләр: тарих этаплары һәм заманча йөз” темасына фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларны ихлас күңелдән котлыйм. Безнең республиканың төп китапханәсе үзенең яшәү тарихы дәвамында Татарстанның зур байлыгы булып, рухи мирасының, фәнни һәм мәдәни эшчәнлегенең символы булып тора. Китапханә хезмәткәрләре һәм ветераннарына милли мәдәниятне, фәнне һәм мәгарифне саклаганнары һәм зур өлеш керткәннәре өчен, актив мәгърифәтчелек эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерәм. Барлык кунакларга һәм конференциядә катнашучыларга уңышлы эшләр, тәҗрибә һәм һөнәри белемнәре белән уртаклашуны телим. Иҗади күтәренкелек, онытылмас һәм уңай тәэсирләр сезгә!”
Алексей Песошин шулай ук алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр һәм “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исемнәрен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз