Рөстәм Миңнеханов Коҗаэли провинциясе губернаторы Хәсән Басрый Гүзәлоглу белән очрашты

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коҗаэли провинциясе губернаторы Хәсән Басрый Гүзәлоглу белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Коджаэли провинциясе җирендә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия белән Төркия арасында актив һәм күп еллар дәвам итүче хезмәттәшлекне ассызыклады.

«Без регионара хезмәттәшлеккә аеруча игътибар итәбез, -  дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең республикалар арасында яхшы эшлекле элемтәләр – шуңа уңай мисал».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда бүген «Колуман», «Плентмак», «Кастамону Энтегре», «Җошкуноз» һәм тагын күп кенә башка Төркия компанияләре уңашлы эшләп киләләр.

«Ышанам ки, Коҗаэли провинциясе белән дә күп санлы уңышлы проектлар гамәлгә ашырылыр», - диде ул.

Коҗаэли провинциясе губернаторы Хәсән Басрый Гүзәлоглу шулай ук регионара элемтәләр ныгу һәм киңәйтүгә ышануын белдерде.

Ул билгеләгәнәчә, Коҗаэли провинциясе бүген – Төркиянең иң тиз үсеп килүче сәнәгать регионнарының берсе. Тулаем эчке продуктның 70% сәнәгать производствосы тәшкил итә. Провинциядә 300гә якын сәнәгать предприятиесе эшли, шуларның 18 – Төркиянең иң эре 100 предприятиесе арасына керә. Алар химия, металлургия, машина төзелеше сәнәгате өлкәсендәге предприятиеләр.  Биредә «Түпраш» эре нефть эшкәртү комплексы, «Форд Отосан» автомобиль производствосы, «Хёнде», «Хонда», «Гудиер» һәм «Пирелли» предприятиеләре, «Хәят Кимья» заводы урнашкан. Провинциядә 13 сәнәгать зонасы, 3 технопарк һәм 2 ирекле сәүдә итү зонасы бар.

Очрашудан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Коҗаэли провинциясе губернаторы Хәсән Басрый Гүзәлоглу Төркия эшлекле даирәләре белән эшлекле иртәнге ашта катнаштылар. Әлеге чара барышында ТР Төләче муниицпаль районы һәм Коҗаэли провинциясенең Гебзе муниципалитеты арасында тугандашлык турында Килешү, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм  Коҗаэли сәнәгать палатасы арасында Килешү имзаланды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш визиты белән килде (2015 елның 14-15 октябрь). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International