Рөстәм Миңнеханов: Без Гагаузиянең Россия регионнары белән хезмәттәшлекне үстерергә омтылуын хуплыйбыз

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Без Гагаузиянең Россия регионнары белән хезмәттәшлекне үстерергә омтылуын хуплыйбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагаузия (Молдова Республикасы) автоном-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларга Татарстан Республикасы белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул Гагаузиянең Россия белән хезмәттәшлекне үстерүгә омтылуын югары бәяләде. «Бу бик дөрес карар. Бөтендөнья аренасындагы бүгенге катлаулы ситуациядә Гагаузиянең сыналган үз позициясе бар», - диде ул. 

Татарстан Президенты белдергәнчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән Гагаузия Хөкүмәте арасындагы хезмәттәшлек 1999 елда имзаланган килешү нигезендә гамәлгә ашырыла. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, документны яңартырга һәм регионнар арасында үзара багланышларның яңа юлларын билгеләргә кирәк.  

«Чаралар конкрет характерда булырга тиеш. Безнеңчә, хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләребез зур: сәүдә-икътисадый элемтәләр, аграр сектор, сәламәтлек саклау өлкәсе, җирле үзидарә системасы. Сезгә безнең Электрон Хөкүмәт һәм электрон товар әйләнеше системасы белән танышу кызык булыр. Шулай ук мәдәният өлкәсендә дә эшне активлаштырырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.  

Рөстәм Миңнеханов Гагаузия белән регионара хезмәттәшлекне җайга салуны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына йөкләде.  

Ирина Влах Татарстан Президентына визитны оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Гагаузия төп акцентны Россия регионнары белән хезмәттәшлеккә ясый, сигез Россия регионы тиешле килешү имзалаган инде. Татарстанның без Россиянең алдынгы регионнарыннан берсе икәнен беләбез һәм күп кенә юнәлешләр буенча хезмәттәшлегебезне ныгытырга телибез, диде Ирина Влах. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановны  6-7 ноябрьдә Гагаузиядә узачак инвестицион форумда катанашырга чакырды. 

Очрашу азагында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм Гагаузия автоном-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән Гагаузия Башкарма Комитеты арасында 2016-2018 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча килешү имзаладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International