Татарстанда шикәр чөгендере уңышы 2 млн. тонна булыр дип көтелә

2015 елның 23 октябре, җомга
Татарстан Республикасында 50 мең гектардан шикәр чөгендере җыелган, бу мәйданнарның 87 %, тагын 7,7 мең гектардан уңышны җыеп аласы бар. Шикәр чөгендерен ноябрь аеның беренче декадасында җыеп бетерелер дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Николай Титов билгеләгәнчә, бүгенге көнгә 1,7 млн. тонна шикәр чөгендере казып алынган, уңышлылык республика буенча 347  ц/га тәшкил итә. Иң зур уңыш - Зәй, Тукай, Тәтеш, Буа, Түбән Кама районнарында. 

Николай Титов сүзләренчә, быел кырлардан 2 млн. тонна шикәр чөгендере җыярга планлаштырыла. 

Республиканың шикәр заводларында тәүлек саен 15 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелә, 2,4 мең тонна шикәр комы җитештерелә. 

Барлыгы республикада 755 мең тонна чөгендер эшкәртелгән, 110 мең тонна шикәр җитештерелгән. Шикәр җитештерү күләме 220 мең тонна булыр дип көтелә. 

Терлекләргә азык әзерләүгә килгәндә, Николай Титов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 1,7 млн. тонна шартлы азык берәмлеге әзерләнгән, 1 шартлы башка исәпләсәң, 30 ц. шартлы азык берәмләге туры килә. 

Республикада кукурузаны орлыкка җыю һәм көнбагыш җыю дәвам ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International