ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы балалар, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар хокукларын яклау буенча дәүләт сәясәте мәсьәләләре Советы утырышында катнаша

2010 елның 19 марты, җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша.

Утырыш Кировта уза. Ул Идел буе төбәкләрендә балалар, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар хокукларын яклау буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләренә багышлана. Моннан кала, утырыш барышында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре дә каралачак.

Утырышны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үткәрә.

Исегезгә төшерәбез: Советның үткәрү урыны һәм аның тематикасы турында карарны Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары 2009 елның 15нче декабрендә видеоконференция тәртибендә узган утырышта кабул иттеләр.

Кировта бүген Идел буе федераль округының барлык төбәк башлыклары да, баш федераль инспекторлар, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы, иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды.

Татарстан Республикасыннан Совет утырышында шулай ук ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International