Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту өчен бүленеп бирелгән 2 млрд. сумның 1,3 миллиарды инде үзләштерелгән

2010 елның 20 марты, шимбә

Җиңүнең 65-еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү кысаларында Татарстан Республикасында 1849 ветеран торак шартларын яхшырткан. Шул исәптән 2010 елның гыйнварыннан бирле яшәү шартларын 1563 кеше яхшы якка үзгәрткән.

Ул хакта бүген капиталь ремонт үткәрү һәм торакны файдалануга тапшыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдерде. Киңәшмә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада барлык муниципаль районнар да катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Айрат Шәфигуллин сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү эшләре белән таныштырды. Әйтик, узган атнада 52 ветеран яшәү шартларын яхшы якка үзгәртте.

Бу максатлар өчен бүленеп бирелгән 2 млрд. сумның 1,3 миллиарды инде үзләштерелгән. Тагын 657 млн. сум калып бара.

Айрат Шәфигуллин муниципаль берәмлекләр башлыкларына яшәү шартларын кичекмәстән яхшыртуга мохтаҗ ветераннар исемлеген тиз арада төзеп бетерергә кирәклеген искә төшерде.

Социаль ипотека кысаларында узган атнада Бөгелмәдә 6 ветеран, Казанда 29 ветеран торак шартларын яхшыртты. ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры сүзләренчә, яшәү шартларын социаль ипотека буенча яхшыртырга теләк белдерүчеләрнең 462се инде яңа фатирларга күченгән.

Мартта 26 кеше, апрельдә 283 кеше күченәчәк.

Айрат Шәфигуллин шулай ук 72 ветеран торакны 2010 елның 1нче маеннан соң көтәргә әзер булуларын белдергәннәрен әйтте. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, РФ төбәкләр үсеше министрлыгы моның ише эшне сузу күренешләренә каршы чыга.

ТР Премьер-министры, вәзгыятькә аңлатма биргәндә, РФ төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргинга ветераннарга яңа фатирларны көтәргә рөхсәт бирүен сорап мөрәҗәгать итәргәк кирәк диде. Ул шулай ук, мәсьәләнең акча яисә мәйданнар җитмәү белән бәйле булмаганын ассызыклады. Ветераннар үзләре шулай тели.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән аңлату эшләрен алып барырга кирәклеген әйтте – аларның күбесе социаль ипотека буенча фатирны нәкъ менә Казанда алырга тели (ә башка шәһәрдә түгел). Республикада исә мондый мөмкинлек юк. ТР Премьер-министры фикеренчә, башка шәһәрдә яшәүче ветераннарга Казаннан фатирны фәкать ветеран туганнары белән (башкалада яшәүче балалары, оныклары) кавышкан очракта гына бирергә кирәк. Һәрбер очракны аерым карарга кирәк. Ветеран шулай ук аңа тиешле субсидияне акчалата да ала ала һәм шул акчага ирекле базарда фатир эзли ала. Бу очракта ул социаль ипотека программасында катнашмый булып чыга.

Алга таба Айрат Шәфигуллин торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ исемлегенә 2005 елның 1нче мартыннан соң басучыларның саны республикада 7 меңнән артып киткәнен хәбәр итте. Шуларның 2306сы – сугыш инвалидлары, 70е – сугышта катнашкан кешеләр, 20се – блокадниклар.

Әлеге ветераннар арасында үктәрелгән социологик сораштыру социаль ипотека программасы белән торак шартларын 2143 кеше (яки 31%), ирекле базарда фатир эзләргә 3,5 мең кеше, авыл җирлегендә йорт салырга 1379 кеше җыенганын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International