Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Rockwool International" компанияләр төркемнәре президенты Йенс Биргерссон белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "Алабуга" сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, "Rockwool Russia" генераль директоры Марина Потокер, "Rockwool Russia" сатулар буенча директоры Максим Тарасов, "Роквул Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев һ.б. катнашты.
Очрашуны ачып, Татарстан Президенты, бу компания республикада чынга ашырган проект инновацион, уңышлы һәм республикада гамәлгә куела торган энергияне саклау стратегиясенә яхшы туры килә, дип билгеләп үтте. Гомумән алганда, Татарстанның бу компанияләр белән хезмәттәшлеге уңышлы бара, "Rockwool", "Danfoss" кебек компанияләр белән уртак проектлар шул хакта сөйли.
"Бу проектны уңышлы дип саныйбыз һәм башка инвесторларга үрнәк итеп күрсәтәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ дагы "Rockwool" заводы турында. Бу проект кысаларында компания билгеләнгән инвестицияләр күләмен арттырды һәм планлаштырылганнан күбрәк эш урыннары булдырды. ТР Президенты ассызыклаганча, республика җитәкчелеге үз вәкаләтләре һәм мөмкинлекләре кысаларында Татарстанда "Rockwool" компаниясенең бизнесын үстерергә ярдәм итәргә әзер.
Йенс Биргерссон, үз чиратында, ТР Президентына проектны тормышка ашыруда уңай шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстандагы завод - "Rockwool International" компаниясенең иң зур һәм югары технологияле предприятиеләрнең берсе һәм компания аны үстерү белән кызыксына.
Йенс Биргерссон ассызыклаганча, сәяси факторлар китереп чыгарган билгеле катлаулылыкларга карамастан, Россия компания өчен иң мөһим базарларның берсе булып кала.
"Катлаулылыклар бездән түгел, ә сезнең сәясәтчеләр гаебе белән туа. Россия инвесторларга карата үз мөнәсәбәтен үзгәртмәде. Без сезнең сәясәтчеләргә карамыйбыз һәм шулай ук безнең элемтәләргә җаваплы карауны дәвам итәбез", - дип ассызыклады, үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов.
"Безнең бизнесның Россиядә янә үсә башлавын түземсезлек белән көтәбез. Бу базардан китәргә ниятебез юк. Үсеш башлангач та без киңәйтү стартегиясен дәвам итәчәкбез", - диде Йенс Биргерссон.
"Сезнең продуктка ихтыяҗ зур һәм ул елдан-ел үсәчәк. Россиядә стандартлар бөтенләй башка булырга тиеш, без җылылык саклый торган яңа материаллар кулланырга тиеш. Бүген биредә "Rockwool" лидер, аның продукциясе - иң югары сыйфат эталоны", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның фикеренчә, компаниягә заказчылар белән тыгыз элемтәдә булу, хосусый үзенчәлекләрне исәпкә алып бәя сәясәтен һәм һәр проектка комплекслы карау зарур. "Без 2,5 млн кв метр торак төзибез, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча зур эш алып барабыз, күп санлы спорт объектлары төзибез. Сезнең продукциягә һәркайда ихтыяҗ бар. Шуңа күрә проектлаганда ук сез актив катнашырга тиеш", - дип ассызыклады ТР Президенты. Ул төзелеш тармагы, сәнәгать предприятиеләре һәм проектлау институтлары вәкилләре өчен компания продукциясен презентацияләү, очрашулар үткәрергә, компания белгечләре катнашында семинарлар үткәрергә тәкъдим итте.
"Кулланучылар белән системалы эш алып бару, шул исәптән кече бизнес вәкилләре белән дә очрашу, сезнең продукцияне куллану күләмен арттырачак", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Татарстан лидеры "Rockwool" продуктларын "Татнефтехиминвест-холдинг" утырышы кысаларында презентацияләргә тәкъдим итте.