Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан боз кату чорында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә әзер
2015 елның 3 ноябре, сишәмбе
Быел Татарстан күлләрендә һәм елгаларында 118 кеше һәлак булган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 12 кешегә азрак. Берникадәр уңай динамика күзәтелүгә карамастан, соңгы 3 айда гына да суда 18 гадәттән тыш очрак теркәлгән. Һава температурасы түбәнәюгә һәм сулыклаБыел Татарстан күлләрендә һәм елгаларында 118 кеше һәлак булган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 12 кешегә азрак. Берникадәр уңай динамика күзәтелүгә карамастан, соңгы 3 айда гына да суда 18 гадәттән тыш очрак теркәлгән. Һава температурасы түбәнәюгә һәм сулыкларда боз барлыкка килә башлауга бәйле рәвештә, су объектлары кешеләр иминлеге өчен аеруча зур куркыныч тудыра.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов бәян итте.
Ул искәртеп узганча, балык тотарга һәвәс кешеләр, юка боз катламы барлыкка килә башлау белән, гомерләрен куркыныч астына куеп, боз катламының тиешле куркынычсызлык таләпләренә туры килүе-килмәвен тикшереп тормастан, ныгымаган боз өстенә чыгарга ашыга. Республиканың кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы китергән статистик мәгълүматларына караганда, узган кышкы чорда, әйтик, боз астына китүгә бәйле 13 очрак теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кешенең, шул исәптән 1 баланың, гомере өзелгән.
Юрий Венедиктов соңгы 3 елда боз кату чорында Татарстан Республикасындагы су объектларында, балыкчыларның боз кисәкләре убылып кузгалып китү нәтиҗәсендә, бәла-казаларга тару очраклары саны артты, дип ассызыклады. Әйтик, 2011 елда шундый 2 очрак килеп чыгып, беренче очракта боз кисәгендә 202, икенче очракта 168 кеше булган. Былтыр исә өстендә 126 балыкчы булган боз кисәге аерылып киткән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле искәртеп узганча, бозга ялгыз чыгу өчен аның куркынычсыз катламы күлләр һәм буаларда кимендә 10 см, елгаларда 15 см булырга тиеш. Ныгыган боз барлыкка килсен өчен исә һава температурасының ике атна дәвамында 15 градустан түбән торуы зарур.
“Сулыкларда гадәттән тыш хәлләр очраклары килеп чыгуның төп сәбәпләрен һәм шартларын анализлау нәтиҗәләренә таянып, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә 2015-2016 елгы кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык тәэминаты планы әзерләнде һәм расланды. Әлеге план буенча эшчәнлекне төп 2 юнәлеш буенча гамәлгә ашыру күздә тотыла: профилактик чаралар һәм кешеләрнең күпләп бозга чыгу урыннарында патруль тору”, – дип сөйләде Юрий Венедиктов.
Аерым алганда, бүген беренче юнәлеш буенча 30 меңгә якын кешене, шул исәптән балаларны, колачлаган 2,3 меңләп дәрес үткәрелгән. Массакүләм мәгълүмат чараларында сулыкларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләрен искәрткән 100дән артык тематик материал дөнья күргән.
Моннан тыш, Татарстанның аз сыешлы суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре кешеләрнең күпләп бозга чыгу урыннарында патрульлек итәчәк. Рейдлар вакытында боз катламының калынлыгы, бозга чыгуны тыю билгеләренең булу-булмавы тикшерелә.
1 ноябрьдән Татарстанның су объектларында куркынычсызлык айлыгы гамәлдә. Аның кысаларында кешеләрнең бозга чыгу урыннарында профилактик чаралар, бозда балык тотарга яратучылар белән әңгәмәләр уздыру ниятләнә. Аларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп, боз астына төшеп киткән очракта үзеңә һәм башка кешегә ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары 7 см-дан азрак калынлыктагы бозга чыккан гражданнарга 1,5 мең сумнан алып 2 меңгә кадәр штраф янаганлыгын искәртте, вазифаи затларга – 5 меңнән алып 7 меңгә кадәр, юридик затларга – 30 меңнән алып 70 меңгә кадәр.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз