Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышын уздырды

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Җәмәгать тәртибен саклау – уртак эшебез, һәм мондый мәсьәләләрне хәл итү белән хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык институтлары да кызыксынырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышында. Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, урамнарда тәртип урнаштыруга биналар милекчеләрен һәм төзелеш алып баручыларны җәлеп итәргә кирәк. «Торак комплексын төзү белән генә эш бетми әле, анда тәртип тә урнаштырырга кирәк», – диде ул. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрына булган квоталар исәбеннән участок полиция хезмәткәрләренә хезмәт буенча торак бирү мәсьәләсен карарга кушты.

Р.Н. Миңнеханов шулай ук Казанда халыкара спорт чараларын уздырганда үзләрен яхшы яктан күрсәткән волонтерларны җәмәгать тәртибен саклауга җәлеп итәргә тәкъдим итте. Ул шулай ук эре җитештерү предприятиеләре базасында ирекле халык дружиналары булдыру практикасын да искә төшерде. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплекслары, җәмәгать тәртибен саклау пунктлары төзү эшенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, административ комплекслар төзелгән авылларда шунда яшәүчеләр үзләре криминаль вәзгыятьнең яхшыруы турында хәбәр итәләр. «Мин исегезгә төшерәм, бу – безнең уртак гамебез һәм уртак эшебез, – диде ул катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Җәмәгать тәртибен саклау мәсьәләләре хәл ителмәсә, бернинди турист та, бернинди инвестиция дә булмаячак».

Үз чиратында Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр иткәнчә, 2015 елда 2007 елдан бирле җинаятьчелекнең индикатор төрләре –  үтерүләр, талаулар һәм урлашулар, автомобильләр куып китүләрнең гомуми саны кимүгә карамастан, беренче мәртәбә җинаятьчел гамәлләр кылуның гомуми саны арткан. Соңгы ун елда җинаятьчеллек динамикасы гел кимүгә таба барса да.

Урамнарда һәм җәмәгать урыннарында кылынган, элек утырып чыкканнар һәм балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арткан, шул исәптән исерек килеш тә. 

Хәзерге заман мәгълүмат технологияләрен кулланып, төрле төрдәге мошенниклар саны арткан.

Министр билгеләп үткәнчә, тискәре тенденцияләр хокук саклау органнары эшенең нәтиҗәлелеге белән бәйләнмәгән. Полицейскийлар тарафыннан  җинаятьләрне ачу саны соңгы ун елда яхшырган.

ЭЭМ үз системасы эчендә табарга мөмкин булган резервлардан тыш, Артем  Хохорин сүзләренчә, хокук саклау органнарының, муниципаль берәмлекләрнең, министрлыкларның һәм ведомстволарның җаваплылык зонасындагы уртак эше генә проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк.   

Шулай ук Артем Хохорин «авария комиссарлары» институтын үстерү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте, шулар арасында юл һәлакәте буенча  клиентка бару һәм документларны рәсмиләштерү бурычы да бар.

Артем Хохорин урамда кылына торган җинаятьләр турында сөйләгәндә, ирекле халык дружиналары эшчәнлеген һәм «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын үстерүне җәмәгать тәртибен саклау мөмкинлекләренең берсе дип атады.

Мәктәп инспекторлары институтын торгызырга кирәк Татарстан полициясе штатында алар бөтенләй калмаган, элегрәк алар 96 булган.

Шуңа бәйле рәвештә Артем Хохорин «Муниципаль милиция турында»   Татарстан законын кабул итәргә, шулай ук субъектларга полиция хезмәткәрләренең өстәмә санын мөстәкыйль рәвештә финанслау мөмкинлеген бирү буенча закон чыгару инициативасы белән чыгыш ясарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International