РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты
2015 елның 7 ноябре, шимбә
Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанда”Сошествия Святого Духа” чиркәвендә булды.
Михаил Бабичны ТР буенча баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты Аппапраты җитәкчесе урынбасары – Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев озата йөрде.
”Сошествия Святого Духа” чиркәвендә кунакларны Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан каршы алды. Ул чиркәүне булдыру тарихы һәм аны реконструкцияләүнең этаплары турында сөйләде.
”Сошествия Святого Духа” чиркәве комплексы Рус Православие чиркәвенә 2012 елда бирелә, элек монда курчак театры урнаша. Ремонт – яңадан торгызу эшләре дәүләт ярдәме белән башлана.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.