Татарстан Республикасында 2015 елның 9 ае эчендә алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шул ук чорда алкогольдән агуланып 274 кеше һәлак булган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Чара барлык мунициципаль районнар белән бергә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада алкоголь продукциясен ваклап сату 5%ка кимегән, шулай ук республикада җитештерелгән алкогольне реализацияләү – 4%ка. Бу күрсәткеч аеруча Аксубай, Югары Ослан, Алексеевск районнарында һәм Казанда кимегән.
Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору, алкоголь белән законсыз сәүдә итүне кисәтү буенча җитди эш алып барырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу аеруча мунициципаль районнарда актуаль. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда алкоголь продукциясен законсыз сату урыннары юк ителгән. Рөстәм Миңнеханов шулай ук районнарның легаль булмаган алкоголь таратуга каршы көрәш алып баруы турында сөйләде. Өченче кварталда Әлмәт районында 19 мең литрдан артык законсыз алкоголь продукциясе сатылган, Кукмара районында – 10 мең литрдан артык, Мөслим, Әтнә, Лениногорск районнарында өч ай эчендә берәр шешә аракы тартып алынган. Әлки һәм Алексеевск районнарында өченче кварталда 17 һәм 16 суррогат алкоголь сату урыны юк ителгән.
«Без алкоголь белән кискен агулану очракларын да әйтми үтә алмыйбыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасында 2015 елның 9 ае эчендә алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шулардан 44е – балалар. 9 ай эчендә алкогольдән агуланып республикада 274 кеше һәлак булган. Без мондый очракның һәрберсенә аерым игътибар бирергә, вакыйганы җентекләп тикшерергә тиешбез, бигрәк тә балаларның алкоголь белән агулану очракларын». Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәсьәләне контрольгә алырга һәм алкоголь продукциясе белән балалар агулануның һәр очрагы буенча мәгълүматлы булырга тиеш.
Алкоголь продукциясен законсыз таратуга каршы көрәшкә халыкны да җәлеп итәргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнешен тикшереп тору буенча җитди чаралар федераль дәрәҗәдә дә кабул ителә.
Ел башыннана бирле республикада 119 мең литрдан артык легаль булмаган алкоголь тартып алынган.