Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе: «Халыкка янаулар, әзерләнүче терактлар һәм диверсияләр турында социаль челтәрләрдәге барлык хәбәрләр – болар бар да провокация!»

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе  Андрей Кузьмин, имеш, республикада әзерләнүче терактлар һәм диверсияләр турында социаль челтәрләрдә таратыла торган хәбәрләргә комментарийлар бирде.

«Рәсми рәвештә белдерәсем килә, халыкка янаулар, әзерләнүче терактлар һәм диверсияләр турындагы барлык хәбәрләр болар бар да провокация!» – дип белдерде Андрей Кузьмин. – Кемнеңдер җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек тудырасы килә. Тиешле структуралар, эчке эшләр органнары тикшеренүләр  алып бара социаль челтәрләрдә мондый мәгълүмат кайдан килгән һәм аны кем тарата. Аннары бу хәлләргә хокукый бәя биреләчәк».

Андрей Кузьмин шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ситуация турында хәбәрдар һәмхалыкка ялган мәгълүмат таратуны кисәтү буенча чаралар күрергә дип хокук органнарына тиешле күрсәтмә биргән. 

«Республикада террорчылыкка каршы операция уздырыла икән дигән хәбәр дә – ялган мәгълүмат, – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе. – Республикадагы оператив вәзгыять контрольдә, эчке эшләр органнары бүлекчәләре гадәттәгечә хезмәт итәләр. Бу хактагы мәгълүмат Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ рәсми сайтында урнаштырылачак».

«Тагын бер кабат гражданнарны паникага бирешмәскә һәм ялган янаулар турында мәгълүмат  таратмаска, провокаторлар сүзләренә колак салмаска чакырам», – диде Андрей Кузьмин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International