Рөстәм Миңнеханов Россиядәге гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыру программасы буенча селектор киңәшмәсендә катнашты

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016 – 2025 елларга «Россия Федерациясе субъектларында гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыруга ярдәм» программасы буенча селектор киңәшмә уздырды.

Киңәшмә «Горки» (Мәскәү өлкәсе) резиденциясендә узды.

Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә федерация субъектлары башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы ягыннан чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

«Бүген һәр дүртенче мәктәп ике яисә өч сменада эшли. Күп кенә биналар бик искергән, кайберләре асылда дәресләр уздырырга яраксыз. Шулай итеп, мәктәпләрнең күбесенә капиталь ремонт кирәк, җиһазларын алмаштырырга, яисә яңа мәктәпләр төзергә», - диде Дмитрий Медведев.

Аның сүзләренчә, бөтен ил буйлап яңа мәктәпләр салу мәсьәләсе –  зур масштаблы проект.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе искәрткәнчә, соңгы берничә елда ил җитәкчелеге, регионнар белән бергә, «Бердәм Россия» партиясе катнашында мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын яңарту белән шөгыльләнде, максат 2016 елга өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге барлык балаларны да бакчаларда урыннар белән тәэмин итү иде. «Бу программа иң уңышлыларның берсе булды, диде ул. – Бүген балалар бакчаларына чиратлылык проблемасы 100% дәрәҗәсендә хәл ителгән диярлек. Шулай да без яңа балалар бакчалары төзегән бу балалар озакламый мәктәпләргә китәчәк. Быел гына да беренче сыйныфка баручылар саны былтыргыга караганда 145 меңгә артык, тагын 10 елдан мәктәп балаларының гомуми саны 3,5 млн. булачакбу бик зур сан. Алар әйбәт, заманча уку йортларында укырга тиеш».

Төглрәк Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында http://government.ru/news/20476/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International