Татарстанның нефть-газ химиясе комлпексының җитештерү күләме 2015 елның январь-сентябрь айларында 1,7 % артты

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
Татарстан нефть-газ химиясе комлпексының төп предприятиеләре 2015 елның январь-сентябрь айларында 136,6 млрд. сум табыш алдылар, бу былтыргы күрсәткечләрдән өчтән бер өлешкә артык. Бу хакта бүген Казанда узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышында билгеле булды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Директорлар советында хәбәр ителгәнчә, НГХКның җитештерү күләме 1,7 % ка артты. Китерелгән продукция күләме 14 % ка артты - 848 млрд сумга кадәр. Төп предприятиеләр 304 млрд. сум өстәмә бәя җитештергәннәр. 

Нәтиҗәдә Татарстан бюджетына химия һәм нефть химиясенең төп предприятиеләреннән керем, узган ел белән чагыштырганда, 2,1 мәртәбә артты, ә "ТАИФ-НК"дан түләүләр кимеде. Барлыгы НГХКнең эре компанияләре республика һәм җирле бюджетка 37 млрд сум түләгәннәр. 

Төп капиталга инвестицияләр үсеше күзәтелә. "ТАНЕКО" һәм "ТАИФ-НК" компанияләре нефтьне тирән эшкәртү җайланмаларын вакытында сафка кертергә тиешләр. "Аммоний" комплексын төзү тәмамланды. 

Республикада нефть чыгару январь-сентябрь айлары нәтиҗәсе буенча 1,7 %ка арткан. "Татнефть" 19 МЛН. 885 мең тонна чыгарган, кече компанияләр - 5,3 млн. тонна. 

Узган ел белән чагыштырсаң, "Татнефть" кереме 12 % арткан, шул исәптән экспорт аша - 29 %ка арткан. Компания рентабельлекне саклап кала алды. 

"КВАРТ"та һәм "Химград" резидентларында финанс күрсәткечләр кимүе күзәтелә. Ә «Нәфис Косметикс», «Түбән Кама нефть химиясе» һәм «Казаноргсинтез»да керем арткан. «Карпов ис. химия заводы», «Менделеевсказот», «Нижнекамсктехуглерод» һәм «Татнефть» шиналар комплексы зыян күрми башлаган.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы бүген нефть-газ химиясе комплексы өчен берничә тәкъдимне карады. 

Нефть химиясе өчен герметик насослар турында "Росатом" дәүләт корпрациясенең атом төш машина төзелеше ФҖҮ баш конструкторы - «ОКБМ Африкантов» АБ Сергей Бабушкин сөйләде. Андый насослар агулы янгын булдыра алырлык һәм шартлый ала торган сыеклыкларны һәм сыекландырылган газны суырту өчен кирәк. Алар «ЛУКОЙЛ-Нижегороднефтеоргсинтез», «Нижнекамскнефтехим», «Татнефть», «Уфанефтехим» кебек предприятиеләрдә уңышлы файдаланылалар. 

"Татнефть" белән 400 градуслык гудронны суырту өчен насос ясау эше бара, дип хәбәр итте Бабушкин. 

Утырышта шулай ук Green Chemicals Төркия компаниясенең презентациясе булды. Компания төрле макстака реагентлар җитештерә, НГХКнең төрле тармакларына 3 мең төрле махсус продукция җитештерә.Green Chemicals Россия һәм шул исәптән Татарстан базарында сату күләмен арттырмакчы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International