Рөстәм Миңнеханов: Бүген «Хальдор Топсе» технологияләре безнең предприятиеләрдә уңышлы эшли

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

«Хальдор Топсе» компаниясе – Татарстанның стратегик партнеры, һәм без сезнең белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хальдор Топсе» компаниясе президенты Бъерне Клаусен әфәнде белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Бер ел элек минем Копенгагенга эш сәфәрем барышында без үзара хезмәттәшлек, югары уку йортларыбыз арасында фәнни-техник багланышлар урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышкан идек, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм мин бу сөйләшүләр үтәлгәнгә Сезгә рәхмәтлемен».

Татарстан Республикасыбу нефть эшкәртү, нефть химиясе, һәм бу өлкәләрдә 90%ы каталитик, чөнки катализ – безнең үсешнең стратегик мөһим һәм фән сыешлы юнәлеше, диде Татарстан Президенты. Ул шулай ук искәрткәнчә, быел көзен Казанда «EuropaCat-2015» катализы буенча 12 нче Европа конгрессы узды, анда 44 илдән 800 вәкил катнашты. «Бу безнең республика өчен мөһим вакыйга булды, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Конгресс кысаларында белгечләр уңышлы рәвештә тәҗрибә алмаштылар. Бу өлкәдә халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә беренче адым конгрессны ачу тантанасында ясалды».

Моннан тыш, конгресс кысаларында Казан Идел буе федераль университеты һәм  Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ)  «Хальдор Топсе» компаниясе белән кадрлар әзерләү һәм фәнни-тикшеренү һәм сәнәгать проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар.   

«Бүген сезнең технологияләр безнең предприятиеләрдә уңышлы эшли, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Алар ТАНЕКО комплексында һәм «Аммоний» комплексында кулланыла. Якын киләчәктә без сезнең белән бергә  «Аммоний» комплексын рәсми рәвештә ачарбыз, дип ышанам.

Бъерне Клаусенга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов болай дип белдерде: «Хальдор Топсе» компаниясе – Татарстанның стратегик партнеры, һәм без киләчәктә дә сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Менделеевск шәһәрендә «Аммоний» комплексының икенче чиратын төзү турында карар кабул ителде. Идея эшләнгән, һәм без аны тормышка ашырырбыз, дип уйлыйм».

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, «ТАНЕКО» комплексында эш дәвам итә, «ТАИФ» компанияләр төркеме предприятиеләре буенча яңа катализаторларны эшләү һәм җитештерүләргә гамәлгә кертү буенча уртак хезмәттәшлек зур перспективаларга ия.

Бүген Сезнең компания белән безнең университетлар арасында имзаланачак килешү – безнең уңышлы һәм озак сроклы хезмәттәшлегебезне раслаучы мөһим вакыйгаларның берсе, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары килешүләр имзаланды. «Хальдор Топсе» компаниясе белән Казан Идел буе федераль университеты арасында, шулай ук «Хальдор Топсе» компаниясе белән Казан милли тикшеренү технология университеты арасында. «Хальдор Топсе» комапаниясе ягыннан документларга «Хальдор Топсе» компаниясе президенты Бъерне Клаусен имза салды, К(И)ФУ ягыннан югары уку йорты ректоры Илшат Гафуров, КНИТУ ягыннан – ректор Герман Дьяконов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International