Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "ТАИФ-НК" заводында "Евро-5" стандартлы бензин җитештерү объектын эшләтеп җибәрде

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Бүген Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖнең бензин заводында "Евро-5" стандартлы бензин сәнәгый җитештерелә башлады. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама каласы башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.

"ТАИФ-НК" РФ Хөкүмәтенең "Автомобиль һәм авиация бензинына, реактив двигательләр өчен дизель һзм судно ягулыгы һәм мич мазутына таләпләр турында"гы техник регламенты кабул ителгәнче үк "Евро-5" стандартлы бензин җитештерә башлый. Шул ук вакытта заводта түбәнрәк класслы бензин чыгару тулысынча туктатылачак.

"Евро-5" класслы товар бензинын җитештерүгә күчү өчен предприятиедә заманча технологияләр үзләштерү буенча кайбер чаралар башкарылган. Экологик класслы "Евро-5" бензин составында зарарлы монометиланилин юк. Шулай ук, «Евро-4» стандартлы бензин белән чагыштырганда, күкерт тә шактый киметелгән, бу әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны азайтырга мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта "ТАИФ-НК" ААҖдә автобензиннар җитештерү күләме елына 600 мең тонна тәшкил итә. 2016 елда яңа төзелә торган нефтьнең авыр калдыкларын тирән эшкәртү комплексы эшли башлаганчы, «Евро-5» сыйфатлы автобензин елына 530 мең тоннага якын җитештереләчәк. Ул эшли башлагач, заводның куәте елына 680 мең тоннага кадәр артачак.

Бүгенге тантаналы чарада чыгыш ясап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ-НК"ны илнең нефть эшкәртү тармагындагы иң инновацион мәйданчыгы дип атады. Ул ассызыклаганча, "ТАИФ" компанияләр төркеме бүгенгә бик күп җитди проектлар тормышка ашыра һәм "ТАИФ-НК" аның иң төп предприятиеләренең берсе санала.

"Без сезнең белән бергә уңышларыгызга сөенәбез. Нинди булса проблемалар туа икән, - борчылабыз, әмма, шуңа да карамастан, без билгеләгән барлык планнар да бүген республикада тормышка ашырыла - бу безнең икътисади потенциал һәм иминлек. Әлбәттә, хәзерге вакытта компаниядә булган алга китешләр яңа җиңүләргә рухландыра", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"ТАИФ-НК"да "Евро-5" стандартлы бензин сәнәгый җитештерелә башлауның әһәмияте турында сөйләгәндә, ТР Президенты: "Беренчедән, бу бөтенләй икенче бәяле, югары экологияле продукт. Аның төп кулланучысы - җирле, республиканыкы. Димәк, безнең шәһәрләр һәм торак пунктларда зарарлы матдәләр азрак бүленеп чыгачак дигән сүз. Федераль нормалар белән расланган таләпләрне без вакытыннан алда үтәдек", - дип канәгатьлек белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International