Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" компанияләр төркеменең Түбән Камадагы предприятиеләре активының гомуми җыелышында катнашты. Чарада шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. "ТАИФ" ААҖ 25 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узган җыелышта "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ, "ТАИФ-НК" ААҖ һәм "ТГК-16" ААҖ хезмәткәрләре бар иде.
Очрашуда "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ һәм "ТАИФ-НК" ААҖ җитәкчеләре агымдагы елның 9 аенда эшчәнлекнең нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр, икътисадый күрсәткечләргә, экология һәм социаль сәясәт мәсьәләләренә тукталдылар.
Нефть химиясе хезмәткәрләренең шәһәр үсешенә керткән өлешләрен Түбән Кама мэры Айдар Метшин да ассызыклады. "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ һәм "ТАИФ-НК" ААҖ уңышлы җитештерү-хуҗалык эшчәнлегеннән һәм дистәләгән мең кешеләрне эш белән тәэмин итүдән кала шәһәрнең социаль мәсьәләләрен хәл итүдә дә катнашалар. Шул исәптән шәһәр халкы яратып йөри торган Нефть химиясе хезмәткәрләре паркын үстерү, массакүләм һәм профессиональ спортка ярдәм итү, шәһәрнең спорт инфраструктурасын яхшырту һәм башкалар.
Айдар Метшин билгеләгәнчә, Түбән Кама предприятиеләре өчен тагын бер алдынгы юнәлеш - торак төзү. Якындагы ике елда ппредприятиеләр хезмәткәрләреннә 37 торак йорт төзү планлаштырыла.
Түбән Кама мэры ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка республика күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Түбән Кама предприятиеләре җитәкчеләренә дә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм алга таба да хезмәттәшлек итәргә өметен белдерде.