Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы физик культура һәм спорт буенча Совет утырышында катнаша

2010 елның 26 марты, җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы физик культура һәм спорт, югары ирешүләр спорты, 2014 елда Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннарына әзерләнү һәм аларны үткәрү, 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү һәм аны үткәрү буенча Совет утырышында катнаша.

Совет утырышы Сочида (Краснодар крае) узачак, аны Россия Президенты Дмитрий Медведев үткәрәчәк.

Утырышның төп темасы - Россия спортчыларын 2014 елда Сочида узачак Олимпиадага әзерләү.

Утырыш барышында Россиянең Паралимпия комитеты 2014 ел Паралимпия уеннары программасына Россиядә үсеш алган паралимпия спорт төрләрен ("вертикаль" хоккей һәм сукырлар арасында тимераякта шуу спорты) кертү мәсьәләсен күтәрер, дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International