Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Иминлек Советының транспорт иминлеге буенча ведомствоара комиссиясе утырышын уздырды.
Илдар Халиков искә төшергәнчә, 2015 елның 14 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанның хокук саклау органнары җитәкчеләре белән Координацион киңәшмә һәм ТР Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышы узды, анда транспорт инфраструктурасы объектларын һәм куркыныч объектларны террорчылыктан саклауны көчәйтү буенча йөкләмәләр бирелде.
“Бүген бу юнәлештәге эшләрне активлаштырырга, федераль һәм республика дәүләт хакимият органнары тарафыннан бирелгән барлык йөкләмәләрне төгәл үтәргә кирәк”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков шулай ук транспорт инфраструктурасы объектлары хуҗалары һәм җитәкчеләренә транспортта гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен җаваплылыкны көчәйтергә, объектларны террорчылыктан саклауны һәм аларны норматив документлар нигезендә инженер-техник чаралар белән җиһазлауны арттырырга тәкъдим итте.