Илдар Халиков Казанда авиаһәлакәт корбаннарын искә алу чарасында катнашты

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Бүген “Казан” халыкара аэропортында матәм митингы узды, ул Боинг-737 самолеты һәлакәтенә багышланган иде. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин, республика министрлыклары һәм ведомство вәкилләре, һәлак булучыларның туганнары катнашты.  

Тантана авиаһәлакәтнең барлык 50 корбанының исемнәрен атаудан башланды. Аннан соң бер минутлык тынлык игълан ителде. Алга таба Илдар Халиков һәм башка катнашучылар авиаһәлакәт корбаннары исемнәре язылган мемориаль комплекска чәчәкләр салды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International