Рөстәм Миңнеханов «Мир холдинг» һәм «Дизайн груп» компанияләре Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Мир холдинг» һәм «Дизайн груп» (Төркия) компанияләре Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты.

Әңгәмә барышында яклар Төркия компанияләре тарафыннан Татарстанда гамәлгә ашырылучы кайбер инвестицион проектлар турында фикер алышты.

Ибраһим Мирмәхмүтогуллары билгеләп үткәнчә, быел 25 ноябрьдә «Алабуга» МИЗ территориясендә полиэтилен һәм полипропилен торбалар җитештерү буенча предприятие ачылачак. Предприятие «Дизайн груп» холдингына керүче «Дизайн Рус» тарафыннан оештырылган. Искәртәбез, беренче  этапта җитештерү «Синергия» индустриаль паркының аренда мәйданчыкларында алып барылачак. Киләчәктә Төркия компаниясе үзенең җитештерү цехларын төзергә җыена. Хәзерге вакытта инвестицияләрнең гомуми суммасы – 1,59 млрд. сум.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Ибраһим Мирмәхмүтогуллары  «Алабуга» МИЗда махсуслаштырылган оешкан теплица зонасы булдыру эшләренең барышы турында да сөйләштеләр. Киләчәктә 1000 гектар мәйданда алып барылачак бу мегапроект бөтен Россияне яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итәргә ниятли. Беренче этапта Төркия компаниясе 5 га мәйданны үзләштерергә планлаштыра. Рөстәм Миңнеханов юнәлеш министрлыкларына һәм «Алабуга» МИЗ җитәкчелегенә яңа җитештерүне барлык кирәкле инфраструктура белән тәэмин итәргә кушты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, Татарстан Республикасының Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин, «Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International