Рөстәм Миңнеханов: Ышанам ки, бу визит Татарстан белән Люксембург арасындагы мөнәсәбәтләрне активлаштырыр

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургка эш сәфәре кысаларында Люксембургның Премьер-министры урынбасары – икътисад, эчке иминлек һәм оборона министры, Россия Федерациясе белән Бельгия-Люксембург икътисадый берлеге арасында  икътисадый хезмәттәшлек буенча катнаш комиссия рәистәше Этьен Шнайдер белән очрашты.  

Татарстан Республикасы Президенты Этьен Шнайдерга Люксембургка чакырганы өчен рәхмәт белдерде. «Россия Федерациясе һәм Бөек Люксембург Герцоглыгы җитәкчелекләренә региональара хезмәттәшлекне үстерүгә тиешле игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге визит барышында Татарстан һәм Люксембург эшлекле даирәләре вәкилләре хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табар һәм уртак проектлар турында сөйләшеп килешер, дип ышаныч белдерде Татарстан Президенты.

Этьен Шнайдер, Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан делегациясе әгъзаларын сәламләп, хәбәр иткәнчә, очрашу «Шато де Бурглинстер» (Château de Bourglinster) замогында уза, ул 1210 елда ук төзелгән.

«Бүгенге катлаулы икътисадый һәм сәяси ситуациядә без хезмәттәшлегебез уңышларга ирешсен өчен барысын да эшләячәкбез, – дип ассызыклады   Этьен Шнайдер. – Һәм без кооперациябез яхшы дәрәҗәдә корылганны күрәбез».

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Люксембургның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пьер Феррингка ике яклы багланышларны урнаштыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.   

«Люксембург – мөмкинлекләре зур булган ил, – диде аннары Рөстәм Миңнеханов. – Бу визит безнең позицияләрне якынайтыр һәм мөнәсәбәтләребезнең эшлекле өлешен активлаштырыр, дип ышанам».

Очрашуда Этьен Шнайдер хәбәр иткәнчә, ике юнәлеш буенча эшне активлаштыру теләге бар. Бу – «Иннополис» университеты белән һәм автомобиль кластеры кысаларында – шул исәптән  «КАМАЗ» ГАҖ белән хезмәттәшлек. Ул шулай ук нефть химиясе продукциясен җитештерүче эре Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекне дә перспектив юнәлеш дип атады.

Рөстәм Миңнеханов Люксембургның мәгълүмат  технологияләре өлкәсендә  start-up проектларын оештыру тәҗрибәсен уңай бәяләде. «Бу тема безнең өчен бик кызыклы һәм ул аерым каралырга тиеш», – диде ул.

Этьен Шнайдер хәбәр иткәнчә, 2016 елның февралендә Сочида Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин рәислегендә  Россия-Люксембург хөкүмәтара комиссиясе булачак.

Татарстан Республикасы Президенты уртак проектларның бу вакытка эшләнәчәгенә һәм киләчәк хезмәттәшлек буенча каралар кабул ителәчәгенә ышаныч белдерде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International