Бүген Казан "Баскет-холл"ында Юл хәрәкәте иминлеге көненә багышланган чара узды. Аңа студентлар һәм ТР урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучылар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары чакырылган иде. Шулай ук чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Әйтергә кирәк, Юл хәрәкәте иминлеге көне, БМО карары белән ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә торган Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдынан, уздырыла.
Акция юлда транспорт һәлакәтендә корбан булганнарны искә алу һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү зарурлыгын тагын бер кат искәртү өчен оештырыла. Бигрәк тә машина йөртүче яшьләргә һәм җәяүлеләргә, чөнки статистика буенча Татарстанда юл һәлакәтендә үлгән һәр 6 нчы кеше - 25 яшькәчә егетләр яки кызлар.
Илдар Халиков әлеге акциянең күп еллар буе дөньяның төрле шәһәрләрендә үткәрелүенә игътибар юнәлтте. "Россия юлларында ел саен 20 меңнән артык кеше һәлак була, аларның 400е - Татарстандагы юлларда. Моның төп сәбәбе - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү", - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.
"Безнең һәркайсыбыз, сезнең дусларыгыз әлеге вазгыятькә тәэсир итә һәм кемнең дә булса гомерен саклап кала ала. Юлда транспорт һәлакәтендә үлүчеләргә иң яхшы хатирә аларның якыннарының кайгысын уртаклашу гына түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучы һәркайсыбызның җаваплы гамәлләре була алыр иде", - диде Илдар Халиков.
Ул ассызыклаганча, Татарстанда юл һәлакәтләре санын киметү өчен күп нәрсә эшләнгән. "Алга таба да татарстанлыларның гомере юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында өзелмәсен өчен кулдан килгәннең барын да эшләрбез дип уйлыйм, - диде ТР Премьер-министры. - Бар да бездән тора, безнең юлларда кешеләр һәлак булырга тиеш түгел!"
ТР Премьер-министры Европа конкурсында җиңү яулаган Татарстанның яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасын һәм балалар-яшүсмерләр автомәктәпләре командасын бүләкләде.
Чара кысаларында транспорт катнашындагы һәлакәтләрдә үлүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Моннан тыш, төрле иҗади чыгышлар, Татарстанның әйдәп баручы клублары спортчылары катнашында видеоролик күрсәтелде, алар исә юлларда игътибарлы булырга өндәде. Шулай ук Татарстанның халык, Россиянең атказанган, Башкортстанның атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры Салават Фәтхетдинов, Татарстан һәм Башкортстан республикалары халык артисты Айдар Галимов чыгыш ясады.